ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Татар дөньясы

Мәскәүдә күренекле татарлар турында фильмнар күрсәтеләчәк

13 август 2017, 10:17

Мәскәүдә күренекле татарлар турында фильмнар күрсәтеләчәк Документаль кинотасмалар Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). 19 август көнне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә күренекле татарлар турында алты фильм күрсәтеләчәк. Әлеге фильмнарТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр урынбасары – Россиядәге Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ярдәме, шулай ук Мәскәү меценатларының акчаларына төшерелгән.

Вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, картиналарны тәкъдим итү республика җитәкчелеге катнашында Мәскәүдә һәм Казанда уңышлы узган, фильмнар берничә тапкыр федераль һәм республика телевизион каналларда күрсәтелгән.

Мәскәүлеләр төшергән фильмнар аша төрле чорларда яшәгән күренекле татарлар һәм аларның батырлыклары тәкъдим ителгән. «Незаметные герои неизвестной войны», «Война непрощенных» һәм «Близко к сердцу» документаль фильмнарын "FDL-production" студиясе төшергән.

«Вера», «Меч королей. Сейфуль-Мулюков» һәм «Ибрагим Аганин. Война за линией фронта» картиналарын "Вианж Продакшн" кинокомпаниясе төшергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр