ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Җәмгыять

Спас ярминкәсендә Болгар музей-тыюлык осталары катнашты

13 август 2017, 01:00

Спас ярминкәсендә Болгар музей-тыюлык осталары катнашты Алар күргәзмәдә гипс, кызыл балчык, тал чыбыгыннан ясалган әйберләр һәм сувенирлар тәкъдим иттеләр.

(Спас, 13 август, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Алабугада үткән Бөтенроссия Спас ярминкәсендә Болгар музей-тыюлык осталары “Болгар шәһәре – осталар шәһәре” дигән программа белән катнаштылар, дип яза җирле басма.

Алар күргәзмәдә гипс, кызыл балчык, тал чыбыгыннан ясалган әйберләр һәм сувенирлар тәкъдим иттеләр. Килгән кунакларга тал чыбыгыннан үрү һәм сувенирларга бизәк төшерү буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителде. Кызыл балчыктан ясалган әйберләр – кувшиннар, чүлмәкләр, тоз савытлары күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Ярминкә кысаларында “Музейларда традицион культура һәм халык иҗаты. Декоратив-гамәли иҗат: сәнгать әсәреннән сувенирга кадәр” темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы булды. Анда катнашучылар үз уңышлары турында сөйләделәр, халык һөнәрләре, кул эшләре һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр