ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
"Татар-информ" сайтында соңгы 24 сәгатьтә 200 меңнән артык укучы булган
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары Ригага сезон алды турнирына китте

12 август 2017, 18:01 , Фото: Ильнар Тухбатов

Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән Латвия башкаласына юл алган команда составында Андрей Марков та бар.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Ригага традицион сезон алды турнирына – Латвия тимер юллары кубогы өчен көрәшергә китте. Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән Латвия башкаласына юл алган команда составында клуб белән күптән түгел генә килешү төзегән сакчы Андрей Марков та бар. Аның Казан командасы составында чыгыш ясаганы юк иде әле.

"Ак Барс"ның турнирга юл алган уенчылары: капкачылар –  Тимур Билялов, Эмиль Гарипов һәм Артур Мисбахов, сакчылар – Роман Абросимов, Степан Захарчук, Никита Лямкин, Андрей Марков, Дамир Мусин, Атте Охтамаа, Михаил Сидоров, Василий Токранов һәм Альберт Яруллин, һөҗүмчеләр – Джастин Азеведо, Дмитрий Архипов, Станислав Галиев, Антон Глинкин, Михаил Глухов, Антон Ландер, Артем Лукоянов, Федор Малыхин, Дмитрий Обухов, Андрей Попов, Александр Свитов, Иржи Секач, Владимир Ткачев һәм Андрей Чибисов.

Турнирда "Ак Барс" хоккейчылары "Локомотив" (Ярославль), "Динамо"(Рига), "Динамо" (Минск) командалары белән көч сынаша.
 
Уеннар календаре:
 
13 август
15:30  «Ак Барс» - «Локомотив»
19:30  «Динамо» Р - «Динамо» Мн
 
14 август
15:30  «Локомотив» - «Динамо» Мн
19:30  «Динамо» Р - «Ак Барс»
 
16 август
15:30  «Динамо» Мн - «Ак Барс»
19:30  «Динамо» Р - «Локомотив»
 
17 август
15:30 өченче урын матч.
19:30 финал.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр