ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Хәвеф-хәтәр

Россиядә хәрби очучы кызлар әзерли башлаячаклар

12 август 2017, 17:44

Россиядә хәрби очучы кызлар әзерли башлаячаклар Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу Краснодар авиация училищесында 2017 елда очучылыкка кызлар җыя башлыйлар, дип белдергән.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Быел Краснодар авиация училищесында яңа Россия тарихында беренче тапкыр хәрби очучы кызлар әзерли башлаячаклар. Бу хакта журналистларга Россия Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы

"Очучы булырга теләүче кызлар бик күп, без алардан хатлар алдык һәм быел Краснодар авиация училищесында беренче төркем тупларга булдык”, – дип җиткергән министр. – Алар күп түгел – 15 кеше булачак. 1 октябрьдән кызларның беренче төркеме укый башлаячак".

Министр, 12 августа "Патриот" паркында Һава-космик көчләре көне бәйрәмендә биш елдан соң әлеге кызлар осталыклары белән бәйрәмне бизәячәгенә өметен белдергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр