ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда IX «Һөнәр» фестивале үткәреләсе көннәр билгеләнде
Татар галимнәре, Казахстан галимнәре белән берлектә, татар каберташ язмаларын тикшерәчәк
КФУда телләр һәм мәдәниятләр проблемалары хакында сөйләшәләр
"Үзгәреш жиле"нә барлык билетның 85 проценты сатылган
Мирасханә фондында 50 меңнән артык хәзинә бар – Илһам Гомәров

Хәвеф-хәтәр

Дагыстанда үлгән пенсионерга өч ел буе пенсия акчасы күчереп барганнар

12 август 2017, 16:07

Дагыстанда үлгән пенсионерга өч ел буе пенсия акчасы күчереп барганнар Аңа күчерелгән миллион сумнан артык акчаның яртысы үлгән кешенең картасы белән банкомат аша алынган.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Дагыстанның Агул районында пенсионерның карточкасына үзе үлгәннән соң өч ел буе акча күчереп барганнар. Хокук бозу прокурор тикшерүе барышыннан соң гына ачыкланган. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Дагыстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Агул районы Пенсия фонды Худиг авылы кешесенә канунда каралган пенсиясен күчереп барган. Ир-ат исә 2013 елның декабрендә үк үлгән булган.

Нәтиҗәдә, аның исәп-хисап счетына миллион сумнан артык акча күчкән. Шул ук вакытта аның ярты миллионы үлгән кешенең картасы белән банкомат аша алынган. Прокуратура материаллары тикшерү органнарына җибәрелгән. Алар каралганнан соң җинаять эше кузгатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр