ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Фән һәм мәгариф

Рөстәм Миңнеханов яшь укытучыларга: Әлеге һөнәрне сайлаган өчен ике куллап алкышлыйбыз

12 август 2017, 15:04 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов яшь укытучыларга: Әлеге һөнәрне сайлаган өчен ике куллап алкышлыйбыз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген яшь укытучылар белән очрашты.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген яшь укытучылар белән очрашты. Очрашу “Укытучыны әзерләү һәм һөнәри яктан үстерү: заманча мәгариф алымнары” форумы кысаларында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум Иннополис шәһәрендә IT-лицейда барды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Иннополис” лицее директоры Надежда Сулимова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Президенты укытучы һөнәренә кабул итү тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар алдында чыгыш ясаганда, укытучыларның һәрчак үрнәк булуын, үзе үскән бистәдә аларны хөрмәт итүләрен һәм алардан куркулары турында да сөйләде. Укытучының дәрәҗәсен федераль һәм республика дәрәҗәсендә дә күтәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

Президент, яшь укытучыларга мөрәҗәгать итеп, күп нәрсә укытучының үзеннән, аңа ихтирам булудан торуын да ассызыклап узды. Мисалга ул үз мәктәбе директорын – физика укытучысын китерде. Башка фәннән "3"легә барган укучылар да биредә, ким дигәндә, "4"легә укыйлар иде, дип искә алды Рөстм Миңнеханов. Шуңа да укучылар белән мөгамәләне кора белергә кирәклеген искәртте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, диплом алганнан соң бу һөнәрдә кирәклегеңне раслау мөһим. Хәзер укытучы өч ел саен аттестация үтә, мөгаен, озакламый һәр ел уза торганга күчәрбез, чөнки замана бик тиз үзгәреп тора, диде Президент.

“Бүген мәктәп мәгариф өлкәсендә гаять зур роль уйный. Мәктәптә яхшы белем алынмаса, университетта да яхшы укып булмый. Мәктәп – нигез ул. Әгәр дә безнең яхшы мәктәп, яхшы укытучылар булса, без дөньяда көндәшлеккә сәләтле булабыз. Шунлыктан, укытучылар, без сезгә әлеге катлаулы һөнәрне сайлаган өчен, ике куллап алкышлыйбыз”, – дип җиткерде Президент очрашуда.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр