ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүнең "Динамо" командасын тар-мар итте
Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры урынбасары белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Балаларны татарчага өйрәтә торган "Tatar baby" сайты һәм паблигы яңартылачак
Россия чемпионатында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулаган
Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк

Җәмгыять

Болгарда "Бөек Болгар" халыкара урта гасырлар фестивале ачылды

12 август 2017, 14:37

Болгарда Фестивальдә 8 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 600 реконструктор катнаша.

(Казан, 12 август, "Татар-информ", Диана Авакян). Болгарда дүртенче тапкыр “Бөек Болгар” Халыкара урта гасырлар фестивале ачылды. Фестивальдә 8 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 600 реконструктор катнаша.

Тәбрикләү сүзе белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыкты. Ул Болгарның моннан мең еллар элек ирекле рәвештә ислам дине кабул ителгән урын, шулай ук ЮНЕСКО мирас объекты булуын, һәр елны дин тотучылар килүе белән мәгълүм җир икәнлеген искәртте. "Оештыру комитеты һәм район җитәкчелегенең тыгыз эш календаренә дә карамастан, вакыт табып, шәп фестиваль оештра алулары бик яхшы", – диде Шәйхразиев.

Премьер-министр урынбасары узган ел чарада 40 мең кеше катнашуын, быел исә тагын да күбрәк булуына өметләнүен дә җиткерде.

Ике көн дәвамында дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында фестиваль кунаклары бай прогамманы күрә алачак. Биредә 12 интерактив мәйдан эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр