ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Җәмгыять

Ростуризм туристларга юлнамәләр өчен акчаны кире кайтарту тәртибен аңлата

12 август 2017, 14:17

Ростуризм туристларга юлнамәләр өчен акчаны кире кайтарту тәртибен аңлата
 
Төркиядә сәламәтлеккә куркыныч туу сәбәпле, туристлар акчасын кире кайтарырга хокуклы.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Россия туризмы хезмәте туристларга Төркиягә алынган юлнамәләр өчен акчаны, анда сәламәтлеккә куркыныч туу сәбәпле, кире кайтарту тәртибен аңлатты, дип яза “Известия”. Киңәшләр әлеге хезмәтнең рәсми сайтында бастырылган.

Идарә тармагы билгеләп үтүенчә, мондый очракта туристлар туристик продукт алу турындагы килешүне өзү өчен тиешле гариза белән туроператорга (яки турагентка) мөрәҗәгать итәргә хаклы.

Турист килешүне өзү карарына сәяхәте башланганчы килсә, юлнамә бәясен тулысынча, сәяхәт башланганнан соң булса өлешчәсен – күрсәтелмәгән хезмәтләргә карап ала. Бу Россия Федераль канунында күрсәтелгән. Гариза канәгатьләндерелмәгәндә, турист судка мөрәҗәгать итә ала.

Хокуклары бозылган дәгъва белдерүчеләр дәүләт акчалата җыем түләүдән азат ителә (“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Федераль канун, 17 маддә, 3 нче пункт).

Шунысын да истә тотарга кирәк: туроператор ирекле рәвештә турист дәгъвасын канәгатьләнлермәгәндә, суд гариза бирүче файдасына карар чыгрган очракта, туроператор туристка түләргә тиешле сумманың 50 проценты күләмендә штраф та түләргә тиеш була. 

Искәртеп үтик, Төркиядә булган 500ләп Россия туристы үзләрен начар хис итүдән зарланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр