ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Фән һәм мәгариф

Ютазы районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе дәвам итә

12 август 2017, 22:00

Ютазы районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе дәвам итә Әлеге чара кысаларында аз керемле, күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтелә.

(Ютазы, 12 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Яңа уку елы башланырга бер айдан әзрәк вакыт калып бара. Белем көненә һәр баланың уку кирәк-яраклары тулы букча, матур мәктәп формасыннан барасы килә. Шул максатта Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе старт алды. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә, дип яза җирле басма.

Безнең районда да ел саен предприятие-оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, гомумән, теләге булган һәркем бу акциягә үз өлешен кертә. Әлеге чара кысаларында аз керемле, күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр