ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый
Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты
2018 елда Казанда иске батарейкалар җыю өчен 60 контейнер урнаштырылачак
Америкада Булат Йосыповның «Бабич» фильмын күрсәттеләр

Авыл

Кукмарада элеваторга беренче ашлык олаулары кайтты

12 август 2017, 19:00

Кукмарада элеваторга беренче ашлык олаулары кайтты Бүгенге көндә безнең алда 30 меңгә якын гектардагы бөртекләрне амбар-сарайларга алып кайтып җиткерү бурычы тора, диде район башлыгы Сергей Димитриев.

(Кукмара, 12 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүген  Кукмарада элеваторга басу-кырлардан беренче ашлык олаулары кайтты. Уңышны тантаналы рәвештә кабул итү - борынгыдан калган матур гадәт, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Һәр елны без әлеге мизгелләрне дулкынланып көтәбез, быел ул тагын да зарыктырды шул. Әмма бик тиздән әйләнә-тирәгә ашлык киптерү җайланмаларының гөрелтесе белән бергә икмәк исе таралыр...

Борын-борыннан иген игү авыр, ләкин шул ук вакытта саваплы, мактаулы хезмәт саналган. Икмәксез табынны күз алдына китереп булмый. Барлык ризыклардан өстен бит ул! Ә шушы икмәк табынга килгәнче, күпме тир түгә игенче.

-Басу-кырлар искиткеч матур, игеннәр мул уңыш вәгъдә итә. Бу игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, беренче олауларны кабул итү бәйрәмендә. - Бүгенге көндә безнең алда 30 меңгә якын гектардагы бөртекләрне амбар-сарайларга алып кайтып җиткерү бурычы тора. Уңышны үстергән игенчеләргә рәхмәт, алтын башакларның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга язсын.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр