ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүнең "Динамо" командасын тар-мар итте
Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры урынбасары белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Балаларны татарчага өйрәтә торган "Tatar baby" сайты һәм паблигы яңартылачак
Россия чемпионатында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулаган
Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк

Икътисад

Татарстан Президенты: Мәгариф оешмаларында төзекләндерү эше 20 августка төгәлләнергә тиеш

12 август 2017, 12:41

Татарстан Президенты: Мәгариф оешмаларында төзекләндерү эше 20 августка төгәлләнергә тиеш Республикада 146 белем бирү оешмасының 94ендә капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән инде.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). 2017 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берләшмәдә күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү объектларында 2 мең 785 тикшерү үткәрелгән. Шуның нәтиҗәсендә, 17 муниципаль берләшмәдә техника куркынычсызлыгы бозылуның 54 очрагы ачыкланган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерүдә Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан тыш, калган 43 муниципаль берәмлекләрнең катнашуын җиткерде. Кыска вакытка каралган планны тормышка ашыру гомуми мәйданы 6,2 миллион квадрат метр мәйдандагы 991 йортта яшәүче 232 мең 145 кешенең тормышын яхшыртачак, дип җиткерде ул. Барлык объектларда эш бара.

Төзелеш министры сүзләренчә, белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү программасы кысаларында республикада планлаштырылган 146 объектның 52сендә эш бара, 94е тапшырылган инде. 

Рөстәм Миңнеханов мәгариф оешмаларында төзелеш-монтаж эшләрен 20 августка төгәлләү бурычы куйды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр