ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Җәмгыять

Галимнәр спиннерларның зарарлы булуын раслаган

12 август 2017, 09:56

Галимнәр спиннерларның зарарлы булуын раслаган Американың Кулланучылар продукциясе куркынычсызлыгы буенча комиссия белгечләре әйләнә торган уенчык – спиннерны куркыныч дип тапкан.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Америка кушма штатларының Кулланучылар продукциясе куркынычсызлыгы буенча комиссия белгечләре әйләнә торган уенчык – спиннерны куркыныч дип тапкан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Аларның пластиклары кебек үк металлдан эшләнгәннәре дә ватылырга һәм вак кисәкләргә таралырга мөмкин. Шунлыктан аны биткә якын китерергә, бигрәк тә авызга кабарга (кечкенә балалар шулай эшли) ярамый, дип белдергән белгечләр. Ә батарейкаларда эшләгән спиннерларның янып китү куркынычы бар. Шунлыктан уенчык белән комплектта булган оригиналь корылма җайланмасы куллану зарур.

Искәртеп үтик, юрамаларның берсе буенча, әлеге әйләнә торган уенчык Америкада җитди неврология авырулы балаларны тернәкләндерү өчен уйлап табылган. Кайбер җитештерүчеләр аны игътибарны туплау һәм нервларны тынычландыру өчен куркыныч булмаган җайланма дип белдерә. Гамәлдә исә аның белән мавыгып китүчеләр саны шактый арта бара. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында педагоглар әлеге уенчыкның уку өлгерешенә тискәре тәэсир ясавын һәм игътибарны укудан читкә җибәрүен белдереп зарлана.

Россиягә әлеге уенчык 2017 елның апрелендә килеп керә. Ике-өч ай эчендә спиннерларның популярлыгы чын эпидемиягә әйләнә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) спиннерның сәламәтлеккә тәэсир тикшертергә заказ биргән. Ә ул арада белгечләр сатып алганда әлеге уенчыкның сыйфатына игътибар итәргә, аңардан химик ис килгәндә һәм тавышы нык булганда, уенчыктан баш тартырга киңәш итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр