ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүнең "Динамо" командасын тар-мар итте
Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры урынбасары белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Балаларны татарчага өйрәтә торган "Tatar baby" сайты һәм паблигы яңартылачак
Россия чемпионатында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулаган
Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк

Фән һәм мәгариф

Әлки районы Чуаш Кичүе мәктәбенә – 100 яшь

12 август 2017, 08:00

Әлки районы Чуаш Кичүе мәктәбенә – 100 яшь Мәктәп 1917 елда беренче укучыларын кабул иткән.

(Әлки, 12 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы Чуаш Кичүе мәктәбенә – 100 яшь. Якын һәм ерак араларны үтеп күпме кунак кайткан үзенә. Әнә кыңгырау чыңлый – димәк, юбилейга багышланган тантана башлана. Без, аның элекке укучылары һәм ветеран укытучылар бер якта урын алдык. Ә каршыбызда – мәктәпнең бүгенге педагоглары һәм укучылары.

1917 елда беренче укучыларын кабул иткән, бер гасыр буе балаларга белем һәм тәрбия биргән уку йортының зурдан кубып юбилей үткәрерлеге дә бар шул.

Һәр кешенең күңелендә – җитәкчеме ул, фән эшлеклесеме, гади эшчеме – мәктәп еллары аерым бер урын били, үз эзен калдыра. Зур түземлелек белән белем биргән укытучыларыбыз йөрәк түрендә яши. Чал укытучылар, инде байтактан күрешмәгән сабакташлар белән очрашу, хәл-әхвәл белешү өчен нинди күркәм вакыйга бу юбилей.


Юбилей тантанасы мәктәп ишегалдында узды. Аның түр өлешен бәйрәмчә бизәгәннәр. Алгы рәттә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз, төрле елларда биредә белем алган мөхтәрәм кунаклар утырган.

Менә мәктәп директоры Фәния Зәйдуллина 100 еллык юбилей тантанасын ачык дип игълан итте. Мәктәп мөгаллимнәре Радия Хөсәенова һәм Гөлнара Вәлиева дулкынландыргыч шигырь юллары белән безнең йөрәкләрне мәктәп елларына тоташтырып куйдылар. Алга китеп булса да әйтим, мәктәп коллективы юбилейга бик ныклап әзерләнгән. Көне буе диярлек дәвам иткән бәйрәм тантанасында аларның бу тырышлыгы, хезмәте бик ачык күренде.

Район башлыгы Александр Никошин мәктәпне олы юбилее белән котлап бик җылы тәбрикнамә юллаган – тантанада аны башлыкның урынбасары Рәшит Билалов яңгыратты.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сүрия Вәлиева мәктәпне районның барлык педагог коллективлары исеменнән котлады.

Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова:

–Биредә үз эшләренең чын осталары, профессионаллар хезмәт куя. Педагогларыбыз – авылыбызның һәрьяклап үрнәк кешеләре,–дип билгеләп үтте. Авыл имамы Якуб хәзрәт Әһлиев, Коръән сурәләре укып, мәктәпнең туган көн тантанасына хәер-фатыйхасын бирде.

Билгеле, безнең каршыда инде күпләребез белем алган элекке агач мәктәп бинасы түгел. Әле өч ел элек кенә эче-тышы әйбәтләп ремонтланган ике катлы зур кирпеч бинада укый бүген балалар. Әмма меңләгән укучысын олы тормыш юлына чыгарган, тирән ихтирамга лаек укытучыларының исемнәре күңелләргә алтын хәрефләр белән язылган бай тарихлы мәктәп бу затлы бинага бөтен рухы-җаны, күркәм традицияләре белән бергә күчкән.

Менә каршыбызга өлкән сыйныфларда белем алучы берничә егет һәм кыз чыгып, безне йөгерек кенә мәктәп тарихы буенча “сәяхәткә” алып киттеләр.

1917 елда Казан губернасы Спас өязе Түбән Әлки волостеның Чуаш Кичүе авылында башлангыч мәктәп ачыла. Аның беренче укытучысы һәм директоры итеп Зәйнулла Ишназаров билгеләнә. Бу елны мәктәптә 80 ир бала өч сыйныфка бүленеп укый башлыйлар. Ә инде 1918 елда укучылар саны 145 кә җитә. Укырга кызлар да алына. 1919 елда, илдә грамотасызлыкны бетерү кампаниясе башлангач, мәктәптә кичке укулар да оештырыла. Монда 16 дан 50 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар укырга-язарга өйрәнәләр. 1928 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 16 укытучы фронтка алына. Аларның 9 ы яу кырында ятып кала. 1967 елда уку йортына урта мәктәп статусы бирелә. Шул еллардан мәктәп белән Мөнип Мисбахов җитәкчелек итә. Ул директор вазыйфасында 30 ел хезмәт куя. Аннан 15 ел дәвамында мәктәп җитәкчесе хезмәтен үзе дә шушында белем алган Ринат Фатыйхов башкара. Ни аяныч, тирән белемле педагог, оста оештыручы директорның гомере яшьли өзелде. Аннан соң дистә елдан артык мәктәп белән Гөлҗиһан Мөбәрәкшина уңышлы җитәкчелек итте. Ә бүген уку йорты белән идарә итү сәләтле укытучы Фәния Зәйдуллина кулында.

Укучылар мәктәпнең соңгы елларда ирешкән уңышларын да атап чыктылар. Чуаш Кичүе урта мәктәбе төрле грантлар откан, зур бәйгеләрдә, конкурсларда җиңүләр яулаган. 2012 елда ул Татарстанның иң уңышлы эшләүче йөз мәктәбе арасына кергән.

Әйе, Чуаш Кичүе мәктәбе – районның иң уңышлы уку йортларының берсе. Мәктәп үзендә белем алган укучылары белән дә лаеклы рәвештә горурлана ала. Танылган шагыйрәбез Бикә Рәхимова, Татарстанның атказанган артисты Әнәс Галиуллин, галим, Татарстанның атказанган агрономы Фәнүзә Кадыйрова, ветеринария фәннәре докторы Альберт Галиуллин, галим Шамил Шакиров, Казанның Совет районы судьясы Алсу Шәйхетдинова, Татарстан прокуратурасы өлкән прокуроры Лидия Гилячева һәм башка бик күпләр туган мәктәпләре данын югары йөртәләр.

Баланың акыл-зиһенен үстерүдә, дөньяга карашын формалаштыруда мәктәп укытучысының роле әйтеп бетергесез. Ә Чуаш Кичүе мәктәбендә безне үз эшләрен ихластан яраткан, балаларга ныклы белем, әйбәт тәрбия бирү өчен көчләрен дә, вакытларын да, саулыкларын да кызганмаган фидакарь мөгаллимнәр укытты. Юбилей тантанасына килүчеләрнең дә күбесе әнә тизрәк хөрмәтле укытучыларын күрергә, аралашырга ашыкты. Мин дә үзебезнең сыйныф җитәкчесе булган Илсөяр апа Сәгыйрованы эзләп таптым. Ул үз укучыларын, инде олыгаеп барсак та, барлап, хәлләребезне белешеп тора. Без дә күңелләрдә аңа карата иң җылы хисләр саклыйбыз. Әлфирә апа Галләмованы (бу кыз фамилиясе) да сагынып, тирән ихтирам белән искә алабыз. Ул соңрак Әлмәткә китеп, анда да мәктәптә республика күләмендә җиңүләргә ирешеп эшләде. Хәзер лаеклы ялда, оныклар белән мәш килә. Тантананы алып баручылар шундый бик күп мөхтәрәм укытучыларны атадылар. Сөенечкә, аларның шактые бу бәйрәмдә катнашты.

Күп еллар балаларга белем биргән, инде арабызда булмаган мөгаллимнәребзне бер минутлык тынлык белән искә алдык.

Мәктәп юбилее чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Монда укытучылар да, укучылар да җырладылар. Шушы мәктәптә белем алган, бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риназ Шиһапов җитәкчелегендәге үзешчән артистларыбыз да матур чыгышлары белән юбилей тантанасына ямь өстәделәр.

Мондый зур җыенның чыгымнары да шактый була, билгеле. Әлеге мәшәкатьләрне күтәрүдә дә мәктәпнең үз укучылары ярдәм иткән. Төп иганәчеләр – Алмаз Мусин, Илдар Чекушев, Рифкать Билданов, Әнәс Вәлиев, Илһам Сәгыйров туган мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә булуларын янә расладылар. Көчле алкышлар астында аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәктәпнең олуг туган көненә затлы бүләкләр белән кайткан укучылары да бихисап иде.

Аннан бәйрәм мәктәпнең иркен ашханәсендә мул чәй табыны янында, эчкерсез аралашу белән дәвам итте.

Юбилейларның төрлесе була. Ә менә Чуаш Кичүе мәктәбе үзенең 100 яшьлеген “бишле”лек билгеләп үтте. Киләчәктә дә күркәм уңышларга ирешеп, югары бәяләр алып яшәсен иде мәктәбебез.

Гөлҗиһан Мөбәрәкшина, мәктәпнең элекке директоры:
–Бу бәйрәмдә без мәктәпнең күркәм традицияләренең бүген дә дәвам иттерелүенә тагын бер кат инандык. Әлеге тантанага шулкадәр кеше җыелган икән, димәк, мәктәп укучыларына дөрес тәрбия биргән, биредә белем алганнар тормышта үз юлларын тапканнар. Чуаш Кичүе мәктәбендә үз эшләренең чын осталары булган ничә буын педагоглар хезмәт куйды. Ә безнең нәселнең педагоглык стажы 100 елдан артык, шуның 37 елы минем өлешкә туры килә.

Дания Вәлиева, элекке укытучы, Казан шәһәре:
–Чуаш Кичүе мәктәбенең даны бүген еракларга таралган. Биредә белем алган Лилия Кадыйрҗан кызы (ул минем кызым) Бельгиядә татар җәмгыяте рәисе, Испаниядә “Бәхет” исемле балалар ял лагере оештырды. Анда малайлар-кызларга татар теле, безнең гореф-гадәтләр өйрәтелә. Ә юбиляр мәктәпнең яшь укытучысы Рәмзия Сингатуллина бүген әлеге лагерьда балаларга туган тел өйрәтә. Шөкер, мәктәбебез замана белән бергә атлый. Мин бүген шуны күреп сөенәм.

Альберт Галиуллин, мәктәпнең элекке укучысы, ветеринария фәннәре докторы, Казан шәһәре:
–Мәктәпне мин 1971 елда тәмамладым. Хезмәтем буенча төрле район-авылларда еш булам. Чуаш Кичүе урта мәктәбе безнең ветеринария академиясенә күпләп студентлар бирүче уку йорты ул. Бүген Әлки районыннан бездә 37 егет-кыз белем алса, шуларның 7 се бу мәктәп балалары. Әлкидән килгән студентлар күңелгә бигрәк якын. Сездән тагын шундый яхшы әзерлекле яшьләрне үзебезнең уку йортында көтеп калабыз. Үземә төпле белем биргән мәктәбемә мин бик рәхмәтле, бүләк итеп оештыру техникасы алып кайттым.

Габбас Зәйдуллин, хезмәт ветераны:
–Сезнең арада мин мәктәпнең иң өлкән укучысы, миңа 88 яшь. Әле дә беренче укытучым Разия апаны, үзем укыган мәктәп биналарын бик әйбәт хәтерлим. Ул елларда мәктәп тау башында, урманга терәлеп тора иде. Шунда сеңелем шагыйрә Бикә Рәхимова да белем алды. Мәктәпне тәмамлаганыма 75 ел үткән. Инде минем сабакташларым якты дөньяда юк. Рәхмәт, мәктәп коллективы мине онытмый – төрле чараларга чакыралар, өйгә килеп ярдәм итәләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр