ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Авыл

Кукмара районында 28748 гектардагы игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора

12 август 2017, 01:00

Кукмара районында 28748 гектардагы игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора Урак өстендә барлыгы алтмыш җиде берәмлек бөртек суктыру комбайны катнашачак.

(Кукмара, 12 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Басу-кырларда сары диңгез булып дулкынланып утырган тулы башаклар, әйтерсең лә, игенчегә мәдхия җырлый. Иртә яздан бирле кыр тузаны арасында түккән хезмәткә зур бәя бит бу. Әнә, Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыкта 73әр центнер уңыш биргән басулар бар икән, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Безгә табигать шундый зур бүләк ясаган икән, аны тиешле дәрәҗәдә кабул итеп ала белергә кирәк. "Эш темпларын кызулатмасак, ашлык басуда калачак", - дип билгеләп үтте Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев иген кырларын карап йөргәндә. Чыннан да, басудагысы түгел, амбардагысы уңыш.

Район буенча барлыгы 28748 гектардагы игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Моның өчен техник базаның нык, ягулык-майлау материалларының җитәрлек булуы һәм, әлбәттә, үз эшенә җаваплы караучы, тырыш механизаторлар кирәк. Җитәкчеләрнең эшне тиз һәм сыйфатлы итеп оештыра белүе дә мөһим роль уйный. Кайбер хуҗалыклар әле һаман ныклап эшкә керешеп китә алмыйлар. Билгеле, бөртекләрдә дым күп булу да игенчеләрнең эшен тоткарлык ясый. Әмма бу иркенлек, вакытны сузу кыйммәткә төшмәсме? Шуңа күрә районыбызның кайбер хуҗалыкларында бөртекләрне сыттырып, терлек азыгы итеп куллануга өстенлек бирәләр. Чөнки болай эшләгәндә бөртеклеләрнең дымлылыгы утыз биш процентка хәтле булганда ук уракка төшәргә мөмкин. Быел урып-җыю болай да ике атнага соңга калганлыктан, әлеге ысулны куллану аеруча отышлы булачак, хуҗалыкларга эшне тизләтергә ярдәм итәчәк. Сыттырылган ашлыкның маллар өчен файдалы икәнлеге яхшы билгеле. Аны куллану савымны һәм сөтнең майлылыгын арттыра. Кышын ул сөтлебикәләр өчен алыштыргысыз тукландыргыч азык булачак, ди терлекчелек буенча белгечләр. Бары тик ашлыкны сыттырган һәм саклауга куйган вакытта технологияләрне дөрес үтәргә кирәк.

Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, урак өстендә барлыгы алтмыш җиде берәмлек бөртек суктыру комбайны катнашачак. Шулай ук хуҗалыкларга ярдәмгә элеваторның механик отрядының дүрт комбайны кушылачак. Кайбер хуҗалыклар үзләренең техник базаларын яхшырта алганнар. Әсәнбашлылар өч КЗС-10, ике КЗС-12 комбайннары сатып алганнар. Әнә, Вахитов исемендәге хуҗалыкның иген дулкыннарында йөзеп баручы ике "Акрос" кыр корабының һәрберсе генә дә сигезәр миллион сумга төшкән. Аның җитештерүчәнлеге югары, гади комбайннар белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк суктыра икән. Билгеле, кайсы гына тармакны алсак та, акча түкми генә уңышка ирешеп булмый: өч тиен чыгармый, биш тиен керми, диләр бит.

Район күрсәткечләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер комбайнга якынча 357 гектар мәйдан туры килә. Әмма бу күрсәткеч бар хуҗалыкта да бертөрле түгел: "Тойма" – җәмгыятендә - 201, Вахитов исемендәге хуҗалыкта – 267, "Яңа тормыш" та бер комбайнга йөкләнгән эш күләме 301 гектар булса, "Тукай"да ул - 402, "Дружба"да исә 787 гектарны тәшкил итә. Техника ватылмыйча, "киреләнмичә" эшләгән вакытта игеннәрне җыеп алу өчен якынча 20-25 көн вакыт кирәк булачак, ә зур эш күләме булган хуҗалыкларда үз көчләренә генә таянган очракта, урак өсте икешәр айга сузылырга мөмкин. Бу әле һава торышын исәпкә алмаганда, чөнки күк йөзендә болытлар гел куерып кына тора бит. Башка елларда, җәй коры килү сәбәпле, бөртекләрне кырдан турыдан-туры суктырып алсалар, бу елның үзенчәлеген исәпкә алып, комбайннарның алтмыш процентын ашлык җыю җайланмасы белән дә комплектлаганнар.

-Терлек азыгы әзерләү чорын да исәпкә алып, басу-кырлардан алтын бөртекләрне ташу өчен җитмеш дүрт берәмлек КамАЗ машинасы, шуларга егерме биш тагылма-прицеп әзерләнгән. Шулай да, быелгы уракның үзенчәлекләрен исәпкә алып, хуҗалыкларга өстәмә көчне читтән дә ялларга туры киләчәк, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлеге консультанты Радик Саттаров.

- Гомумән алганда, комбайннарга икешәр кеше билгеләнгән. Зур "Дон" һәм чит ил техникасында исә таныклыгы булган икешәр механизатор эшләячәк.

Әйе, техниканың ныклап әзерләнгән, төзек булуы зур әһәмияткә ия булса да, механизаторларның тәҗрибәсе, хезмәткә карашы аннан да мөһимрәк шул. Алда аларны зур эш көтә. Көннең түгел, һәр сәгатьнең кадерле вакытлары. Кайбер хуҗалыкларда көндез генә түгел, тәүлек буе хезмәт куячаклар, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр