ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Мәдәният

Рәссамнарның "Күчеп йөрүче ярлыклар" халыкара проекты Азнакайга килеп җитте

11 август 2017, 21:34 , Фото: Михаил Захаров

Рәссамнарның Бүген "Чатыр тауда җыен" фестивале кысаларында рәссамнарның "Күчеп йөрүче ярлыклар" халыкара проекты тәкъдим ителде.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале кысаларында “Күчеп йөрүче ярлыклар” (“Кочующие свитки») халыкара проекты тәкъдим ителде.

“Проектның җыенга әйтер сүзе бар. Күптән бу проектны Азнакайга алып кайту идеясе бар иде. Биредә Төрекмәнстан, Кыргызстан, Башкортстан, Венгрия, Болгария рәссамнарының эшләреннән торган ярлыклардан без бүген “Чатыр тау” дип яздык”, – ди журналист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Расиха Фәизова.

Проектка инде ун ел. Аның идея авторы – Татарстан рәссамы Әлфия Ильясова.

Чатыр тау итәгендә “Күчеп йөрүче ярлыклар” халыкара проектын рәссам Хәмзә Шәрипов белән журналист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Расиха Фәизова тәкъдим итте.

Гадәттә элеп куела торган ярлыклар бу юлы җиләкле, үләнле Чатыртау итәгенә тезеп салынган иде. “Чатыртау” сүзен тезү өчен 70кә якын ярлык кулланылган. Расиха Фәизова әйтүенчә, махсус технология буенча әзерләнгән ярлыкларга яңгыр явуы да куркыныч түгел.

Искәртеп үтәбез, бүген Татарстанның иң биек ноктасы буелган Чатыр тауда Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале үтте. Ул Азнакай муниципаль районы тарафыннан 7 нче ел үткәрелә. Быел фестивальдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр