ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
"Татар-информ" сайтында соңгы 24 сәгатьтә 200 меңнән артык укучы булган
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Чатыр тауның дәрәҗәсен тагын да күтәрергә исәп бар – Фәрит Мөхәммәтшин

11 август 2017, 20:34 , Фото: Михаил Захаров

Чатыр тауның дәрәҗәсен тагын да күтәрергә исәп бар – Фәрит Мөхәммәтшин Киләсе елга Төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" халык иҗаты фестивале республика бюджеты хисабына үткәрелергә мөмкин.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Киләсе елга Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале республика бюджеты хисабына үткәрелергә мөмкин. Бу хакта Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестиваленә килгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

“Безнең Чатыр тауның дәрәҗәсен тагын да күтәрергә исәп бар. Мин иртәгә үк бу мәсьәләне Татарстан Халыклары Ассамблеясе утырышына куям. Бәлки, әле аны, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән бергәләп хәл итеп, “Чатыр тауда җыен” фестивален республика бюджетына кертә алырбыз, – дип күңелле хәбәр ирештерде сәламләү чыгышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Фестивальнең эчтәлеге бар инде. Аны тагын да баетырбыз”.

Мәгълүмат өчен: Чатыр тау – Азнакай районының "визит карточкасы". Татарстанның иң биек ноктасы буелган бу тауда Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале Азнакай муниципаль районы тарафыннан үткәрелеп килә. Быел ул 7 нче тапкыр үтте. “Чатыр тау җыены” – Азнакай һәм күрше-тирә районы халыкларының яраткан бәйрәме. Быел фестивальдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр