ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Иркутск өлкәсе – безнең продукция өчен зур сәүдә мәйданы

11 август 2017, 20:01 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Иркутск өлкәсе – безнең продукция өчен зур сәүдә мәйданы Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Иркутск өлкәсе Губернаторы Сергей Левченко очрашты.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Иркутск өлкәсе Губернаторы Сергей Левченко очрашты.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Губернатором Иркутской области С.Г. Левченко. Фото: Михаил Фролов

«Безгә барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлекне арттырырга кирәк. Иркутскига барасы килә, берникадәр вакыттан соң анда да килеп чыгарбыз дип уйлыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов. Президент социаль-икътисадый үсешкә караган саннар белән таныштырды. Узган елда төбәкнең тулай продукциясе 1 триллион 994 миллион сумны тәшкил иткән. Ул шулай ук хезмәттәшлекнең югары мөмкинлекләренә басым ясады, бүген товар әйләнеше күрсәткече 4 миллиард сумга җиткән.

«Татарстанда безнең киң фюзеляжлы МС-21 очкычлары өчен углепластиктан канат һәм койрык ясыйлар. Ике самолет инде җыелган, берсе – очышта. Без 2019 ел башыннан серияле җитештерүгә керешергә уйлыйбыз», – дип белдерде Иркутск өлкәсе губернаторы.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Губернатором Иркутской области С.Г. Левченко. Фото: Михаил Фролов

Иртәгә Татарстан Президенты белән бергә Сергей Левченко «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һәм Иннополис шәһәрчеге белән танышачак.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Губернатором Иркутской области С.Г. Левченко. Фото: Михаил Фролов

Искәртеп узыйк, 2017 елның февралендә Сочида узган Инвестицион форумда Татарстан Республикасы һәм Иркутск өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләр буенча хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Төбәкләр мөнәсәбәте февральдә төзелгән Хезмәттәшлек турындагы килешү буенча 2017-2020 елларда тормышка ашырыласы чаралар планы нигезендә алып барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр