ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Авыл

Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Теләчедә булды

11 август 2017, 18:45

Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Теләчедә булды Очрашуда министр хуҗалык җитәкчеләренә урып-җыю эшләрен кыска срокларда оешкан төстә үткәрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте.

(Теләче, 11 август, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 11 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Теләчегә килде. Иң элек министр Теләче  муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән районның кыр өсләреннән очып узганнан соң, хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Авыл хезмәтчәннәре белән очрашу “Агролак” ширкәте басуында узды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

"Басуларны карап чыктык, ипи бар.  Хезмәтнең җимешләре күренә. Хәзер вакытында җыеп алырга кирәк, бик күп көч, хезмәт сорала. Быел дым җитәрлек булды. Теләче районында да уңыш яхшы булыр. Җиң сызганып эшкә тотынгансыз. Хәзер иң мөһиме икмәкне югалтуларсыз, җыеп алу. Хуҗалыкларда тәүлеккә 200 мең тонна ашлык суктыруны тәэмин итегез”, – диде ул сүзен йомгаклап.

Аннары ул булган проблемалар белән кызыксынды һәм сорауларга җавап бирде. Очрашу ахрында  министр хуҗалык җитәкчеләренә урып-җыю эшләрен кыска срокларда оешкан төстә үткәрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте, диелә район басмасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр