ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Авыл

Татарстан урман кичүчеләре «Урман кисүче-2017» чемпионатында катнаша

11 август 2017, 18:33

Татарстан урман кичүчеләре «Урман кисүче-2017» чемпионатында катнаша Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр Карелиягә Бөтенроссия чемпионатына барачак.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 11 һәм 12 августта Киров өлкәсендә«Урман кисүче-2017» чемпионатының төбәк этабы уза. Урман кисүчеләр арасында уза торган чемпионат хакында республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Чарада урман хуҗалыгы, агач әзерләү һәм эшкәртү оешмасы белгечләре катнаша.

Татарстан командасын Нурлат авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре тәкъдим итә. Бәйге программасында махсус техника һәм җайланма күргәзмәсе, иң яхшы агач әзерләүчеләрдән осталык класслары, шулай ук катнашучылар һәм кунаклар өчен күңел ачу чаралары да көтелә.

Ярышның максаты булып урман җитештерү өлкәсендәге эшче һөнәрләрнең абруен арттыру тора. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр Карелиягә Бөтенроссия чемпионатына барачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр