ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Андрей Кузьмин: Татарстанда кабель һәм спутник карыйлар, эфир антеннасында утыручылар аз
Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе округы медиарейтингында лидер
Сарман халкы мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү өчен махсус сәхифә булдырылган
Татарстан эшмәкәрләре 1 мартка кадәр калдыклар турында хисап тотарга тиеш
Кукмара районы Аш-Буҗи авылында “Шәфкатьлелек бизи кешене” әңгәмәсе булды

Спорт

Данис Зарипов допинг аркасында ярышлардан читләштерүгә каршы шикаять тапшырган

11 август 2017, 18:18 , Фото: Ильнар Тухбатов

Данис Зарипов допинг аркасында ярышлардан читләштерүгә каршы шикаять тапшырган Хоккейчы белән “Ак Барс” клубы килешүне өзгән иде.
(Казан, 11 август, “Татар-информ”). Өч тапкыр дөнья чемпионы, Гагарин кубогына дүрт тапкыр ия булган бердәнбер хоккейчы Данис Зарипов уңай нәтиҗә биргән допинг-проба аркасында ике елга ярышлардан читләштерелү белән килешмичә Спорт арбитраж судына (CAS) шикаять тапшырган.
 
“Әле бүген генә Спорт арбитраж судына шикаять тапшырдым. Аларның карарын көтәбез. Минемчә бу эш бер генә айга сузылмас. Җәза срогын киметү өчен барын да эшләячәкмен. Җәза тулысынча юкка чыгарылса бик яхшы булыр иде”, – дигән Данис Зарипов “Р-Спорт”ка.
 
 Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” хоккей клубы шушы көннәрдә һөҗүмче Данис Зарипов белән килешүне өзде. “Хоккей клубы һәм һөҗүмче Данис Зарипов арасындагы килешү ике якның ризалыгы буенча өзелде”, – дип хәбәр иттеләр клубта.
 
“Ак Барс” быелның июлендә дүрт еллык тәнәфестән соң 36 яшьлек хоккейчы белән ике елга килешү төзегән иде. Шуннан соң Данис Зариповның организмында тыелган матдәләр табылуы билгеле булды һәм ул Халыкара хоккей федерациясе тарафыннан ике елга уеннардан читләштерелде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр