ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Хәвеф-хәтәр

Ростуризм Төркия туристларының сәламәтлеге куркыныч астында булуын таныды

11 август 2017, 17:46

Ростуризм Төркия туристларының сәламәтлеге куркыныч астында булуын таныды Өч көндә Роспотребнадзор "кайнар линия"сенә Төркиядә ял итүчеләрнең энтеровирус инфекциясен белән зарарлануы турында 500дән артык мөрәҗәгать килгән.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) Төркия Республикасында ял иткән туристларның иминлегенә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау ихтималын таныды. Бу хакта, әлеге оешманың рәсми сайтында бастырылган мәгълүматка сылтама биреп, “Известия” яза.

"Ростуризм төрек курортларында ял итүчеләрнең, беренче чиратта, балаларның җәйге чорда еш кына энтеровирус инфекциясен йоктыруы турында хәбәр итә”, – диелә анда. Зыян күрүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен һәм белгеч бәяләмәләрен күздә тотып, Ростуризм Төркиядә ял итүче туристларның сәламәтлегенә һәм иминлегенә куркыныч янау ихтималы хакында кисәтә.

1996 елның 24 ноябрендә кабул ителгән № 132-ФЗ номерлы федераль канун нигезендә туристлар Төркия белән килешүне өзә ала, дип хәбәр итә әлеге оешма. Ә килеп чыккан чыгымнарны башкаручы күтәрергә тиеш. Россия туроператорлары, Төркиягә юлламалар сатканда, мәҗбүри рәвештә илдәге эпидемиологик хәл турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Җомга көнне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Төркиядә Россия халкының сәламәтлеге өчен шартлар куркыныч, дип таныды.

Өч көн эчендә Роспотребнадзор "кайнар линия"сенә Төркиядә ял итүчеләрнең энтеровирус инфекциясен белән зарарлануы турында 500дән артык мөрәҗәгать килгән. Авыру очраклары Сид, Аланья, Белек, Кемер да теркәлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр