ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Хәвеф-хәтәр

Прокуратура Казан дары заводында булган янгын буенча эшне судка юллады

11 август 2017, 17:00

Прокуратура Казан дары заводында булган янгын буенча эшне судка юллады Дары заводына 11,6 миллион сумнан артык зыян салынган.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Судка Казан дары заводында булган янгын турындагы эш юлланган, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Бариев.

Күзәтчелек идарәсе дары заводының 33 яшьлек цех башлыгына һәм 59 яшьлек элеккеге цех участогы башлыгы булган хатынга язылган гаепләү бәяләмәсен раслаган. Алар икесе дә “Шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу сәбәпле, кеше үлеменә яки зур күләмдәге зыян салынуга китерү, саксызлык аркасында кеше үлү” маддәсе буенча гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2016 елның 21 декабрендә завод бинасында янгын чыга, өлешчә бер корылма ишелә. Янгын вакытында шартлау нәтиҗәсендә предприятиедә эшләүче бер эшче хатын-кыз һәлак була, тагын ике кеше тән җәрәхәте ала.

Тикшерүчеләр белдергәнчә, гаепләнүчеләр вазифаи инструкцияләрне үтәмәгән: цех җиһазларын техник яктан дөрес файдалануны тәэмин итмәгән, җитештерүдә эчке хезмәт тәртибен сакламаган. Нәтиҗәдә, барлык эш урыннарында һәм җитештерү участокларында технологик дисциплина үтәлми.

Янгын сәбәпле дары заводына 11,6 миллион сумнан артык зыян салынган. Гаепләнүчеләр үз гаебен таныган.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ" Казан дары заводында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булуы һәм бер эшченең авыр хәлдә хастаханәгә урнаштырылуы хакында язып чыкты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр