ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Хәвеф-хәтәр

Татарстанлы Ренат Бакиев Төркиядә алты елга хөкем ителгән

11 август 2017, 15:34

Татарстанлы Ренат Бакиев Төркиядә алты елга хөкем ителгән Төркия хөкемдарлары фикеренчә, Бакиев пилотсыз очу аппараты ярдәмендә АКШ самолетын бәреп төшерергә планлаштырган.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Төркиядә 23 яшьлек, тумышы белән Татарстаннан булган Ренат Бакиев Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" террор оешмасына катнашы булуда гаепләнә. Егет чит илдә алты ел һәм өч айга хөкем ителгән, дип хәбәр итә, "Sabah" газетасына сылтама ясап, ТАСС.

Төркия хөкемдарлары фикеренчә, Бакиев пилотсыз очу аппараты ярдәмендә Инджирлик хәрби базасына караган АКШ самолетын бәреп төшерергә планлаштырган. Шулай ук яшь егетне Америка өлкән офицерлары җыелган урынны һәм алавитлар җәмгыяте үзәген шартлатырга теләүдә гаеплиләр.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ" Ренат Бакиевның 2016 елның мартыннан эзләнүдә булуы турында хәбәр иткән иде. Бакиев канунсыз кораллаган җинаятьчел төркемдә катнашуда гаепләнә, чит дәүләт территориясендә булуы да ихтимал. Ул Әлмәт районында туган һәм Казанның бер югары уку йортында белем алган. Төркия махсус хезмәтләре сөйләгәнчә, Бакиев социаль челтәрдә Төркиянең Инджирлик хәрби базасында торган Америка самолетын бәреп төшерерлек пилотсыз очу аппараты сатып алу турында язышу алып барган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр