ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүнең "Динамо" командасын тар-мар итте
Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры урынбасары белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Балаларны татарчага өйрәтә торган "Tatar baby" сайты һәм паблигы яңартылачак
Россия чемпионатында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулаган
Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк

Җәмгыять

“Бөек Идел юлы” яңа туристик маршруты туристларны сәяхәткә чакыра

11 август 2017, 14:50

“Бөек Идел юлы” яңа туристик маршруты туристларны сәяхәткә чакыра “Бөек Идел юлы” яңа туристик маршруты кысаларында 20ләп маршрут Идел буе федераль округының 14 төбәген берләштерә.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Төбәкара “Бөек Идел юлы” яңа туристик маршруты Идел буе федераль округы тарафыннан төбәк туроператорлары белән берлектә эшләнгән. Проектны Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты тәкъдим иткән. 

Бүгенге көндә “Бөек Идел юлы” яңа туристик маршруты кысаларында 20ләп маршрут Идел буе федераль округының 14 төбәген берләштерә. Аларның барысының да география, тарихи һәм мәдәни яктан, көнкүреш өлкәсендә, сәүдәдә төп тормыш артерияләре булып Идел тора. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

14 төбәкне берләштерүче “Бөек Идел юлы” маршруты буенча миллионлы 5 шәһәрдә, 7 халыкара аэропортта, федераль дәрәҗәдәге 5 курортта һәм 2 Бөтендөнья мирасы ЮНЕСКО объектында булу мөмкинлеге тудырылган. Өч көн дигәндә әлеге маршрут буенча туристлар кимендә өч төбәктә була ала.

Һәр маршрут, юлны кертмичә, 3 көнгә һәм 2 төнгә исәпләнгән. Поездда яки автобуста гына, яисә поезд плюс автобус каралган. Ул туристларның кайдан килүенә бәйле. Һәр маршрутта өч төбәк, һәрберсенә берәр көн каралган.

“Бөек Идел юлы”ның төп маршрутлары :

Пермь – Ижевск – Казан;
Казан – Чебоксар – Йошкар-Ола;
Казан – Ижевск – Воткинск – Пермь;
Языково – Болдино – Тархан;
Самара – Уфа – Пермь;
Самара – Чебоксар – Йошкар-Ола – Пермь;
Саранск – Ульяновск – Казан;
Самара – Уфа – Оренбург;
Казан – Ульяновск – Языково – Болдино;
Самара – Пенза – Саратов;
Нижний Новгород – Саранск – Ульяновск;
Пермь – Чусовой – Дебесы - Ижевск – Казан;
Нижний Новгород – Киров – Пермь;
Казан – Ульяновск – Самара;
Самара – Пенза – Саранск.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр