ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
"Татар-информ" сайтында соңгы 24 сәгатьтә 200 меңнән артык укучы булган
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл, Дин

Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында мәчет манарасына ай куелды

11 август 2017, 14:25

Бу мәчет төзелешендә 1902 елда мәгърифәтче Каюм Насыйри акчасына салынган бура файдаланылды.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында мәчет манарасына ай куелды. Бу мәчет төзелешендә 1902 елда мәгърифәтче Каюм Насыйри акчасына салынган бура файдаланылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә клуб мөдире, укытучы Рамил Шакиров сөйләде.

1902 елда ук төзелгән бина бүгенге көнгәчә сакланып калган булган. 2015 елда аны реставрацияләүгә керешкәннәр. “2015 елда Рамазан ае көннәрендә, халык белән җыелышып, мәчетне торгызырга уйладык”, - дип белдерде Рамил Шакиров.

Ай кую тантанасында Казанның “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, тумышы белән Кече Шырданнан булган профессор Резеда Ганиева, Казандагы Каюм Насыйри музее директоры Раушания Шәфигуллина, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айрат Хәйретдинов, мәчетне торгызуда ярдәм иткән иганәчеләр һәм башкалар катнашкан. Дин әһелләре мәчетне торгызуга үз өлешен керткән затларга рәхмәтен җиткергән. Моның саваплы гамәл булуын билгеләп үтеп, мәчетләр буш тормасын, дип, азан тавышы ишетелүгә намазга йөрергә өндәгәннәр.

Рамил Шакиров 115 еллык тарихы булган бинаның моңа кадәр нинди максатларда файдаланылганын әйтте. 1902 елда Каюм Насыйри акчасына төзелгән мәчетнең манарасын кисеп, 1934 елда башлангыч мәктәп итеп ясыйлар. 1972 елдан ул бина китапханә сыйфатында эшли башлый. 2013 елда китапханә ябыла. “Китапханә ябылгач, бина туза башлады, шуңа Каюм Насыйри ядкаре булсын дип, килешеп шушы эшкә тотындык”, - дип белдерде әңгәмәдәш һәм торгызу чыгымнарына халык, иганәчеләр акчасы тотылганын әйтте. “Ниндидер заманча итеп эшләү максаты юк иде, элеккерәк стильдә, агачтан эшләттек. Мәчет кенә түгел, туристларга да Каюм Насыйриның ядкарен күрсәтерлек бина булдырасыбыз килде”, - дип билгеләп узды Рамил Шакиров.

Әңгәмәдәш айны Яшел Үзәннең Горький заводы эшләп биргәнен һәм алтын белән йөгертү эше дә шунда башкарылганын әйтте. Манараның биеклеге 14 метр тәшкил итә.

Мәчет территорриясендә Каюм Насыйриның бюсты да бар. Рамил Шакиров әйтүенчә, шушы территориядәге тагын бер бинаны киләчәктә реставрацияләп музей итү нияте бар.

Ай кую тантанасы тәмамлангач, мәчеттә беренче Җомга намазы укылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр