ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Дин

2018 елда Татарстаннан хаҗ кылырга барырга теләүчеләр исемлеге төзелә башлаган

11 август 2017, 14:21

2018 елда Татарстаннан хаҗ кылырга барырга теләүчеләр исемлеге төзелә башлаган
Хаҗ кылырга теләүчеләр саны болай кискен арту безне аптырашта калдырды, ди Ранис Вахитов.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2018 елда Татарстаннан хаҗ кылырга барырга теләүчеләр исемлеге төзелә башлаган. Бу хакта бүген “Мәскәү — Казан — Симферополь” видеокүпере барышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "ДУМ РТ Хадж" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Ранис Вахитов хәбәр итте.

“Безгә хәзер дә шалтыратып, хаҗ кылырга барырга урыннар бармы әле, дип сорыйлар. Әмма кызганычка каршы, урыннар бетте. Кайберәүләр киләсе —2018 елга ук языла башлады. Узган ел теләүчеләр саны моның кадәр түгел иде, быел без бераз аптырашта”, - ди Ранис Вахитов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр