ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Төркиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең “Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре төрекчә басылды
Россиянең хоккей буенча ирләр җыелма командасы Олимпиадада финалга чыкты
22 яшьлек спортчы кызының үлемендә әнисе табибларны гаепли
Себер татарлары мәкальләре һәм әйтемнәре тупланган китап чыкты
Кырым татарлары Германиядән репарация таләп итәргә җыена

Дин

Икътисади кризис хаҗ кылучылар санында да чагылыш тапты — Рушан Аббасов

11 август 2017, 14:14

Икътисади кризис хаҗ кылучылар санында да чагылыш тапты — Рушан Аббасов Быел хаҗ кылырга теләүчеләрнең санында кискен арту күзәтелә.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Икътисади кризис хаҗ кылучылар санында да чагылыш тапты. Бүген “Мәскәү — Казан — Симферополь” видеокүпере барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов шулай дип белдерде.

“АКШ долларының кисәк кенә күтәрелүе хаҗ кылучыларның санында да чагылыш тапты. Кунакханәләр, транспорт һәм башка чыгымнарны Согуд Гарәпстанына долларларда түлисе. Әлбәттә, тур-операторлар бәяләрне төшерү өчен барысын да эшләде. Хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны шул кадәр кискен рәвештә артыр һәм без өстәмә квоталар сорарбыз дип уйламаган да идек”, - диде Рушан Аббасов.
Аның сүзләренчә, Россиягә 20,5 мең квота бүлеп бирелгән булган. Әмма хаҗ кылырга теләүчеләр саны күп булу сәбәпле, өстәмә 3 мең урын сорап алынган.

Сүз уңаеннан, изге сәфәргә Татарстаннан 1,7 мең кеше кузгалачак. Аларның беренче төркеме иртәгә үк юлга чыга.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр