ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Мәдәният

Тинчурин театры гастрольләр белән Пенза өлкәсенә юл тота

11 август 2017, 13:40

Тинчурин театры гастрольләр белән Пенза өлкәсенә юл тота Труппа драматург Кәрим Тинчуринның 130 еллыгын аның ватанында билгеләп үтәргә җыена.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). 15 сентябрьдә драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләр белән драматургның ватанына - Пенза өлкәсенә юл ала.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тинчуринлылар тамашачыларга Кәрим Тинчурин пьесасы буенча “Назлы кияү” музыкаль комедиясен тәкъдим итә. Спектакль 8 сентябрьдә Пензада, 9 сентябрьдә – Каменск районы Кобылкино авылында, 10 сентябрьдә – Сосновоборск районы Индерка авылында үтәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр