ҺАВА ТОРЫШЫ oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Дин

Хаҗ кылучыларга Согуд Гарәпстаны хастаханәләрендә бушлай урыннар каралган — Рушан Аббасов

11 август 2017, 13:46

Хаҗ кылучыларга Согуд Гарәпстаны хастаханәләрендә бушлай урыннар каралган — Рушан Аббасов Кирәк булган очракта кыйммәтле операцияләрне дә бушлай ясыйлар.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Хаҗ кылырга барырга теләүчеләрне, гадәттәгечә, быел да табиблар озата барачак. Бүген “Мәскәү — Казан — Симферополь” видеокүпере барышында Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов шулай дип белдерде.

“Хаҗ кылучыларның хәле начарланган очракта, аларга төркемнәре белән барган табиблар ярдәм итәчәк. Әгәр дә инде хастаханәгә яту кирәк була икән, ул чагында Согуд Гарәпстаны хастаханәләрендә бушлай койкалар тәкъдим итү каралган. Хәтта кыйммәтле операцияләрне дә бушлай ясыйлар. Мондый тәҗрибәләр безнең бик күп булды”, - диде Рушан Аббасов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр