ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүнең "Динамо" командасын тар-мар итте
Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры урынбасары белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Балаларны татарчага өйрәтә торган "Tatar baby" сайты һәм паблигы яңартылачак
Россия чемпионатында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулаган
Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк

Дин

Югары Ослан имамнарына мөселман тарифы куелган сим-карталар бүләк иттеләр

11 август 2017, 13:52

Югары Ослан имамнарына мөселман тарифы куелган сим-карталар бүләк иттеләр Югары Ослан мәчетендә Югары Ослан районы имамнары җыелышы узды.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Җыелышта район имамнары, имам-мөхтәсиб һәм чакырылган җитәкчеләр катнашты. Бу хакта Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтеннән хәбәр иттеләр.

Югары Ослан мәчетендә Югары Ослан районы имамнары җыелышы узды. Җыелышта мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарны мөхтәсибәтнең башкарган эшләре, алдагы айларга куелган эш планы белән таныштырып үтте, мәчет биналарына җылы бирү, аның өчен кирәкле документларны әзерләү турында аңлатты.

Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Таттелеком" компаниясенең яңа "Азан" тарифы булган сим-карталары бүләккә бирелде һәм "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар, Корбан бәйрәменә бастырылган буклетлар, сентябрь аенда үткәреләчәк "Ислам террорга каршы" дигән айлыкка кагылышлы мәгълүматлар тапшырылды. Гали хәзрәт имамнарга булачак Корбан бәйрәмен үткәрү көне, тәртипләре турында да әйтеп узды. Җыелыш Коръән аятьләрен укып дога кылу, төшке аш һәм намаз белән тәмамланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр