ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүнең "Динамо" командасын тар-мар итте
Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры урынбасары белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Балаларны татарчага өйрәтә торган "Tatar baby" сайты һәм паблигы яңартылачак
Россия чемпионатында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулаган
Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк

Дин

Россия мөселманнары өчен хаҗ кылу дөньяда иң арзаны — Рушан Аббасов

11 август 2017, 13:26

Россия мөселманнары өчен хаҗ кылу дөньяда иң арзаны — Рушан Аббасов Тур-операторлар тәкъдим иткән иң арзанлы хезмәт пакеты 2,1-2,2 мең АКШ доллары торган.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия мөселманнары өчен хаҗ кылу дөньяда иң арзаны. Бүген “Мәскәү — Казан — Симферополь” видеокүпере барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, тур-операторлар тәкъдим иткән иң арзанлы хезмәтләр пакеты 2,1-2,2 мең АКШ доллары торган. Хезмәтләрнең күплегенә бәйле рәвештә, стандарт хезмәтләрнең бәясе 3 мең доллардан артып киткән.

“Болар барысы да кунакханәләр, изге урыннардан ни кадәр ерак урнашуга бәйле. Быел хаҗ кылу температураның иң югары булган вакытына туры киләчәк. Шуңа да Согуд Гарәпстаны вәкилләре хаҗ кылучыларга уңайлыклар тудыру өчен барысын да эшли”, - дип аңлатты Рушан Аббасов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр