ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
"Татар-информ" сайтында соңгы 24 сәгатьтә 200 меңнән артык укучы булган
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад

Авиакомпанияләр пассажирлар ташуны 20 процентка арттырган

11 август 2017, 13:15

Авиакомпанияләр пассажирлар ташуны  20 процентка арттырган 2017 ел нәтиҗәләре буенча очучы пассажирлар саны 100 миллион кешегә җитәргә мөмкин.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Россия авиакомпанияләре быел июль аенда авиапассажирлар ташу күләмен 17,5 процентка, 11,88 млн кешегә кадәр арттырган, дип хәбәр ителә Росавиация сайтында. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Шул ук вакытта Россия авиациясендә кәнәфиләрнең 89,8 процентка кадәр тулы булуын билгеләп үткәннәр. Узган ел белән чагыштырганда, ул беразга үскән.
Россия авиакомпанияләрендә пассажирлар агымы 20,7 процентка арткан. Гыйнвар аеннан июльгә кадәр һава транспорты барлыгы 58,12 млн кеше ташыган. Пассажир әйләнеше бу вакытта 23,3 процентка , 143,3 млрд пассажир-километрга үскән.

Пәнҗешәмбе, 10 августта Транспорт министрлыгы башлыгы Максим Соколов "Россия 24" телеканалына интервьюда, 2017 ел нәтиҗәләре буенча очучы пассажирлар саны 100 миллион кешегә җитәргә мөмкин, дип белдергән. Димәк, узган елгы дәрәҗәдән ул 13 процентка артык булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр