ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзән районында машина юлында ике яшьлек кыз баланы бәрдереп киткәннәр

11 август 2017, 13:03

Яшел Үзән районында машина юлында ике яшьлек кыз баланы бәрдереп киткәннәр
 
Кыз бала әнисе кулыннан ычкынып, юлның икенче ягына әбисе янына йөгергән.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Васильево бистәсендә Карл Маркс урамындагы машина юлында ике яшьлек кыз баланы бәрдереп киткәннәр, дип яза “Зеленодольская правда”.

Кыз бала көтмәгәндә хәрәкәт юлына кырыйда туктап торган машина артыннан йөгереп чыккан. Бу вакытта 34 яшьлек ир-ат “Дэу Матиз” автомобилендә барган һәм ул туктап өлгерә алмаган. Соңыннан аңлашылганча, кыз бала әнисе кулыннан ычкынып, юлның икенче ягына әбисе янына йөгергән булган.

Бәхеткә, бала исән, аның башы җәрәхәтләнгән һәм баш мие селкенгән. Хастаханәгә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр