ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Җәмгыять

Россиялеләрнең күбесе шәхси йортта яшәргә хыяллана

11 август 2017, 12:46

Россиялеләрнең күбесе шәхси йортта яшәргә хыяллана
 
“Заманча шәхси йорт — күпчелек россиялеләрнең хыялы. Шәхси йортларда сораштырылган гражданнарның өчтән ике өлеше (66 проценты) яшәргә тели.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Россия гражданнарының күпчелеге (66 проценты) шәхси йортта яшәргә тели. Әлеге мәгълүматны Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруы нәтиҗәләре күрсәтә. Бу хакта “Известия” җиткерә.

“Заманча шәхси йорт — күпчелек россиялеләрнең хыялы. Шәхси йортларда гражданнарның өчтән ике өлеше (66 проценты) яшәргә тели. Бу барлык типта йортта яшәүчеләрнең 50 процентыннан артып китә”, - диелгән тикшеренү оешмасы сайтында. Шул ук вакытта сораштырылучыларның 34 проценты хәзерге вакытта шәхси йортларда яши.

Күпфатирлы йортларда фатир булдыруга сораштырылучыларның бары 17 проценты теләк белдергән. Тагын 7 проценты панель йортларда, 3 проценты — монолит йортларда яшәргә тели.

Сораштыру 3–4 август көннәрендә телефон аша интервью алымы белән үткәрелгән, анда 1,2 мең кеше катнашкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр