ҺАВА ТОРЫШЫ oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Хәвеф-хәтәр

Быел Казанның 7 нче хастаханәсе токсикология бүлегенә елан чаккан 12 кеше китерелгән

11 август 2017, 12:07

Быел Казанның 7 нче хастаханәсе токсикология бүлегенә елан чаккан 12 кеше китерелгән Табиблар елан чаккан очракта үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерә.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел 9 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлегенә елан һөҗүменә дучар булган 12 кеше китерелгән. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина, әлеге учреждениегә апрельдән октябрьгә кадәр кара елан чагудан зыян күргән 25ләп кеше китерелүе турында хәбәр итә. Бу хакта мәгълүмат Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урын алган.

Ел саен дөньяда 5 миллионнан артык кешене елан чага һәм шуның аркасында 125 меңгә якын кеше үлә. Хәзерге вакытта агулы еланнарның 350дән артык төре билгеле. Татарстанда исә кара елан киң таралган. Аны зәһәр елан дип тә йөртәләр.

Кара еланның агуы артык көчле түгел. Үлемгә китерү ихтималлыгы түбән булса да, күп кенә вакытта кешенең хәле шактый авыр булырга мөмкин, бигрәк тә медицина ярдәме бер тәүлектән соңарып күрсәтелсә.

Әгәр елан чакса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыру кирәк. Табиблар килгәнче, елан тешләгән урынны кузгатмау зарур. Чагылган урынга стериль бәйләвеч капларга, тешләнгән урынның шешен контрольдә тотарга, күпләп су эчәргә кирәк. Зыян салынган урынга жгут салу яки салкын әйбер куеп тору катгый тыела. Белгечләр шул хакта искәртә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр