ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Андрей Кузьмин: Татарстанда кабель һәм спутник карыйлар, эфир антеннасында утыручылар аз
Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе округы медиарейтингында лидер
Сарман халкы мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү өчен махсус сәхифә булдырылган
Татарстан эшмәкәрләре 1 мартка кадәр калдыклар турында хисап тотарга тиеш
Кукмара районы Аш-Буҗи авылында “Шәфкатьлелек бизи кешене” әңгәмәсе булды

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда документларсыз 2 тоннага якын тере кысла төялгән машина тоткарланган

11 август 2017, 11:43

Татарстанда документларсыз 2 тоннага якын тере кысла төялгән машина тоткарланган Транспорт чарасы Чаллыда Түбән Камага бару юлындагы "Автостанция" тукталышында туктатылган.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстанда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе һәм Икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре 1,7 тонна тере кысла партиясен тоткарлаган.

Транспорт чарасы Түбән Камага бару юлындагы “Автостанция” тукталышында туктатылган. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, йөк Ростов өлкәсе Батайск шәһәренә озатыласы булган.

"9 августта 14.00 сәгатьтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе һәм Икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре Түбән Камага бару юлындагы “Автостанция” тукталышында тоткарлаган транспортта 1700 килограмм тере кысла барлыгы ачыклана. Товарга тиешле документлар булмый. Чаллы инспекторлары тарафыннан  Россия Административ хокук бозу кодексының 10 нчы маддәсе 2 нче бүлеге нигезендә беркетмә төзелде”, – диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр