ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда IX «Һөнәр» фестивале үткәреләсе көннәр билгеләнде
Татар галимнәре, Казахстан галимнәре белән берлектә, татар каберташ язмаларын тикшерәчәк
КФУда телләр һәм мәдәниятләр проблемалары хакында сөйләшәләр
"Үзгәреш жиле"нә барлык билетның 85 проценты сатылган
Мирасханә фондында 50 меңнән артык хәзинә бар – Илһам Гомәров

Сәясәт, Хәвеф-хәтәр

Узган атнада НАТОның һөҗүм очкычлары Россия самолетларын 8 тапкыр куган

7 август 2017, 16:44

Узган атнада Литва һәм Эстониядә кизү торучы НАТО һава полициясе Балтыйк диңгезе өстеннән очкан Россия хәрби самолетларын тотып алырга теләгән.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Узган атнада Литва һәм Эстониядә кизү торучы НАТО һава полициясе Балтыйк диңгезе өстеннән очкан Россия хәрби самолетларын тотып алу өчен сигез тапкыр һавага күтәрелгән. Гомумән алганда, алар 18 Россия борты артыннан йөргән, дип хәбәр иттеләр Вильнюста.

“Интерфакс” язганча, НАТО самолетлары берничә Россия һөҗүм очкычы артыннан йөргән. Шулай ук алар илнең транспорт, патруль самолетларын да куган, дип белдерде дүшәмбе көнне Литва Оборона министрлыгы.

Халыкара һава киңлегендә булган күпчелек Россия бортлары сүндерелгән транспондерлар белән очкан. Билгеләп үтелгәнчә, НАТО һава полициясе Россия самолетлары артыннан ешрак сишәмбе көнне очкан. Ул көнне Россия самолетлары һавага дүрт тапкыр күтәрелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр