ҺАВА ТОРЫШЫ -19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Ялта Зәй”дә Симашев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары бара
Мамадышның Түбән Ушма авылы зур спорт бәйрәмен кабул итте
Лениногорскида тууычылар саны кимегән
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр

Җәмгыять

Мөслимдә 18 әти алимент түләүдән качып йөри

7 август 2017, 08:07

Мөслимдә 18 әти алимент түләүдән качып йөри Алимент хезмәт хакының дүрттән бер өлешен тәшкил итә.

(Мөслим, 7 август, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районының суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, районда алимент түләргә тиешле 125 кеше бар. Аларның 65е үз теләкләре белән алимент түләп барса, 43 әтинең алиментлары эш урыныннан тотып калына, дип яза район газетасы сайты.

18 әтинең алимент түләүдән качып йөрүе дә мәгълүм. Ел башыннан РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе буенча алимент түләүдән качып йөргәннәре өчен 4 кешегә җинаять эше ачылган. Гаеплеләр мәҗбүри эшкә тартылып, бүгенге көндә рәсми рәвештә эш урыннарында хезмәт куя. Алимент хезмәт хакының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Рәсми төстә эшләмәгән очракта алиментчы баласына ай саен 8100 сум акча күчереп барырга бурычлы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр