ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Авыл

Актаныш игенчеләре уракка төште

5 август 2017, 22:00

Актаныш игенчеләре уракка төште Хуҗалыкның амбарлары икмәк кайтуга чистартып әзерләп куелган.

(Актаныш, 5 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Гөлназ Хөҗҗәттова). “Быел Татарстан авыл хезмәтчәннәре уракка төгәл ике атнага соңга калып төште. Әлеге факт безне бик сагайта“, – дигән иде 2 август көнне муниципаль берәмлекләр белән оештырылган видеокүпер барышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Игенчелек тармагында хезмәт куючы бар кешене дә борчый торган мәсьәлә ул бүген.

Быел үлән һәм салам массасы зур, димәк, сугучылар өчен йөкләнеш тагын да арта, дигән сүз. Өстәп, көннәр кыскара, караңгы иртәрәк төшә, иртәләрен чык кипкәнне көтәргә вакыт күбрәк китә, дип яза җирле басма.

– Соңгы ун елны карасак, комбайннарга мондый зур йөкләнеш булганы юк иде, – ди бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган “Ташкын” хуҗалыгы рәисе Рәүхәт Салихҗанов. – Әмма комбайнчыларыбыз ышанычлы, тәҗрибәле механизаторлар. Урып-җыюга үзебезнең 4 комбайн тулысынча әзер, әле менә яңа “Акрос” комбайны да кайтты. Игеннәр, күреп торасыз, бик матур, тик басудагысы икмәк түгел, амбардагысы икмәк. Югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрләрсез эшләп, шушы икмәкне амбарларга тутыру, киләсе ел уңышына нигез салу, халыкны икмәк белән, терлекчелекне фураж белән тәэмин итү – безнең бурыч.

Хуҗалыкның амбарлары икмәк кайтуга чистартып әзерләп куелган.

– Амбарларда икешәр сменада барысы 15ләп кеше эшләячәк. Моңа хуҗалыктагы төрле эштә йөрүчеләрне дә, мәктәп укучыларын да, өлкәннәрне дә җәлеп иттек, – дип сөйләде хуҗалыкның склад мөдире Нурсилә Гыймаева. – Көнлек икмәкне кабул итеп, урнаштырып барырга складларыбыз әзер.

Мәктәп укучыларына хуҗалык хезмәткәрләренә караганда 20%, өлкәннәргә 10%ка күбрәк түләү дә амбарга эшкә килүчеләр санын арттыргандыр. Эшлим, дип торучылар җитәрлек икән.

Икмәкне, нигездә, хуҗалыкның үзендә эшкәртәләр. Монда шулай көйләнгән: басудан икмәк кайта тора, орлыкныкы – орлыкка, фуражныкы – фуражга, халыкка дигәне халыкка аерып салынып, эше бетеп бара. Көз-кыш көне икмәк кузгатып йөри торган гадәт юк “Ташкын”да.

Районда урып-җыюга старт бирү алдыннан традицион рәвештә бар хуҗалык җитәкчеләре, комбайнчылары, баш инженерлар, баш хисапчылар катнашында 3 август көнне узган чараның да “Ташкын” базасында узуы очраклы түгелдер. Комбайнчыларны районда булган бөтен төр комбайннар, аларның үзенчәлекләре, куркынычсыз эксплуатация шартлары, яңа таләпләр белән таныштыруны үз эченә алган укыту, хуҗалык амбарында көзге чәчүгә орлык әзерләү мәсьәләләре һәм бүгенге көнгә культураларның өлгереше турында фикерләшүләрне дә үз эченә алып, Иске Байсар клубында дәвам итте.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов язгы чәчүдән бу көнгәчә район кырларында алып барылган эшчәнлеккә анализ ясады, урып-җыюда катнашачак техника, кайткан икмәкне кабул итү, урнаштыру мәсьәләләре, хезмәткә түләү тәртибе турында фикерләрен җиткерде. Урып-җыюга старт бирелде:

– Басуда үскән мул уңышны күрү – сөенеч, ә аны җыйнап алуга ирешү – олы бәйрәм. Яшәешебез нигезен ипикәй хәл итә. Быел да республика үсешендә Актаныш икмәге мөһим роль уйнасын иде, дигән теләктә калабыз, – диде Дәниф Харисов.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр