ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин
Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды

Икътисад

Кырымда ислам бизнесы темасына түгәрәк өстәл узды

4 август 2017, 12:58

Очрашуда Севастополь губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Овсянников, Татарстанның Хәләл комитеты әгъзалары катнашты.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Кырым Республикасында Севастополь шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасында Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе эшчәнлеге белән таныштыручы “түгәрәк өстәл” узды.

“Түгәрәк өстәл”дә Севастополь губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Овсянников, Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе президенты Марат Кабаев, Татарстанның Хәләл комитеты әгъзалары катнашты.

Сөйләшүдә ислам финансы системасы, “Хәләл” туклану стандартлары, "Севастополь шәһәрендә кырым татарларының күп балалы гаиләләренә ярдәм күрсәтү” проекты һәм “Уңайлы мохит” программасы турында да сүз барды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр