ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Татар матбугаты

Татарстаннан ел саен меңнәрчә кеше хаҗ кыла – "Ватаным Татарстан" газетасы

1 август 2017, 09:39

Татарстаннан ел саен меңнәрчә кеше хаҗ кыла – Ике-өч мәртәбә хаҗ кылучының, дүртенче мәртәбә барырга да мөмкинлеге булса, акчасын бер тапкыр да бара алмаган туганына, кардәшенә бирсә, хәерлерәк.

(Казан, 1 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Фәния Арсланова). Олы хаҗ сәфәренә бер ай вакыт калып бара. Татарстаннан ел саен меңнәрчә кеше хаҗ кыла. Кредитка акча алып яки башкалар хисабына хаҗга барырга ярыймы, гомумән, анда кемнәр йөри, ничек әзерләнәләр? "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе сорауларына Казандагы “Апанай” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров җавап биргән.

– Динебезнең биш нигезе бар, хаҗ гыйбадәте – шуның берсе, – ди Нияз хәзрәт. – Бу гыйбадәт матди яктан мөмкинлеге булган, сәламәт кешеләргә фарыз. Кеше шул гый­бадәттән соң рухи яктан пакьләнә, Аллаһы Тәгаләгә якыная. Пәйгам­бәребез Мөхәммәд салләллаһү га­ләй­һи вәсәлләм үзенең бер хә­ди­сендә: “Әгәр берәү хаҗ кылып, бозык­лык кылмаса, өенә анасы тудырган көндәге кебек гөнаһсыз булып кайтыр”, – дигән. Хаҗ кылганда, үзеңне Аллаһының кунагы кебек хис итәсең. Хаҗ, белгәне­безчә, Мәккә шәһәрендә Хәрәм мәчетендә һәм изге үзәнлекләрдә башкарыла. Бер мәйданга 5-6 миллион хаҗи җыела. Алар – төрле дәүләт, төрле милләт кешеләре. Бер ягыңда – зур җитәкче, икенче ягыңда гади эшче басып тора, ләкин бу минутларда барыбыз да бер үк дәрәҗәдә. Ал­лаһы каршында хисап тотачагыбызны уйлыйбыз: дога кылганда, кү­ңел­л­әр йомшара, күздән яшьләр килә.

– Нияз хәзрәт, элегрәк Рос­сиядән хаҗга олы кешеләр генә йөри, дип әй­тәләр иде. Һаман да шулаймы?

– Миңа Аллаһы Тәгалә дүрт мәртәбә хаҗ кылырга насыйп итте. Быел да җитәкче буларак барырга ниятләп торам. Узганында төр­ке­мем төрле милләт вәкилләрен­нән җыелган иде – үзбәк, рус, татар, гарәп... Элегрәк кызыксынып яки кызык эзләп баручылар да була иде. Хәзер, шөкер, нинди юлга чыкканнарын алдан чамалыйлар. Кызыксынып баручылар да үзгәрде, кайткач, намазга бастылар. Беренче тапкыр баргандагы шатлык  хисләрен сүз белән генә аңлатып булмый. Берничә тапкыр сәфәр кылучылар бар. Хаҗдан кайткач, күңелдә сагыну хисе туа. Авырлык­ларны, сынауларны җиңәсең һәм күңелнең пакьләнүен сизәсең, рухи ләззәт аласың. Хаҗ сәфәре җиңел нәрсә түгел. Аңа алдан ук физик яктан да, рухи яктан да әзерләнергә кирәк.

– Хаҗ сәфәрен туризмга әй­ләндереп бетерделәр инде, бер үк кешеләр бара, дигән сүзләр белән килешәсезме?

– Мөмкинлеге булган кеше бара ала. Монда болай дип тә әйтер идем: кем ике-өч мәртәбә хаҗ кылган, дүртенче мәртәбә барырга да мөмкинлеге булса,  акчасын бер тапкыр да бара алмаган туганына, дин кардәшенә бирсә, хәерлерәк булыр. Шуның белән ул үзенә дә әҗер ала, ярдәм иткән кешесе дә әҗерле була. Бу уңайдан бер риваять искә төште. Гомәр бине Габделгазиз исемле хәлиф булган. Аны бишенче тугры хәлиф дип тә атыйлар. Ул беркөнне дөясендә хаҗ сәфәренә кузгала. Бер җирдә ял итәргә туктаса, бер хатын тавык үләксәсен ала икән. Хәлиф, аның янына килеп: “Мөселман кешегә үләксә итен ашарга ярамаганын белмисеңме әллә?” – ди. Хатын әйтә: “Бу хакта яхшы беләм, ләкин минем ирем вафат булды. Балаларым ач, аларны ачтан үтермәс өчен, үләксә итен ашатырга мәҗбүрмен”, – ди. Хәлиф хатынны бик кызгана һәм хаҗ өчен әзерләнгән бөтен малын аңа бүләк итә. Хатын бик сөенә һәм изге теләкләр тели.  Вакытлар узгач, хаҗилар кайта. Берсе Гомәр бине Габделгазиз янына килеп: “Аллаһы Тәгалә синең хаҗы­ң­ны кабул кылсын”, – ди. Хәлиф аптырап: “Ничек кабул кылсын, мин хаҗда булмадым”, – дип җавап бирә. Хаҗи исә, булдың, гыйбадәт тә кылдың, корбан да  чалдың, ди. Шуннан Габделгазиз төш күрә: Аллаһы Тәгалә хаҗга аның сурә­тендә бер фәре­ш­тәне җибәргән икән. Шулай итеп, хәлиф хаҗи әҗеренә дә ирешкән.

– Димәк, бүләк итеп бирелгән акчага да хаҗга барып була. Күптән түгел берәү: “Банктан кредит алып, хаҗга барырга ярыймы?” – дип сораган иде...

– Башкалар өчен хаҗ кылырга ярыймы, әйтик, әти-әни өчен, дип тә сорыйлар. Ярый, әгәр башта үзебез өчен хаҗ кылсак. Банктан акча алып, хаҗ кылу дөрес булмый. Хаҗга бөтен бурычларыңны кап­лап бетергәч кенә китә аласың. Торак өчен ипотека кредиты түләү­челәр, банкка, кешегә бурычы булганнар хаҗ сәфәренә бара алмый. Ләкин һәр мөселманның күңелендә хаҗга бару теләге булырга тиеш. Чын күңелдән сорасаң, Аллаһы Тәгалә уйламаганда насыйп итә.

– Безнең заманда да хәлиф кебек кешеләр очрыймы?

– Нишләп булмасын икән?! Ә күпчелек үзе эшләп тапкан, җыйган акчага хаҗга бара. Быел минем төркемдәгеләрнең күбесе беренче мәртәбә изге юлга чыга. Азнакай, Яшел Үзән районнарыннан, Казаннан барырга теләк белдерделәр. Һөнәрләре буенча – эшмәкәрләр, эшчеләр, укытучылар, инженерлар... Кайберсе гаиләсе белән барырга җыена.  Һаман бер үк кеше­ләр бара дип әйтү дөрес түгел. Ел саен яңалар өстәлә. Халкыбыз дин­гә якыная. Хаҗ вакытында бу бик ачык күренә. Машинасын, башка малын сатып баручылар да юк түгел. Кайчандыр дөнья малы беренче урында булган, хәзер кыйммәтләр үзгәргән. Хаҗга барсам, аннары акчасыз калып, ничек яшәрмен, дип куркырга кирәкми. Изге сәфәргә сарыф иткән акчаны Аллаһы Тәгалә ике тапкыр арттырып кайтара. Бу хакта күп кенә хаҗилар әйтә. Малыма бәрәкәт иңде, диләр.

– Чит ил вәкилләренә игътибар иткәнегез бармы? Алар кайсы ягы белән аерылып тора?

– Чит илләрдән яшьләр күбрәк йөри. Ир белән хатын үзләре белән бакча, мәктәп яшендәге балаларын да ияртә. Изге урыннарны күреп үссеннәр, бу гамәлне киләчәктә дәвам иттерсеннәр, дигән нияттән шулай эшлиләр. Аларга карап, балаларына кече яшьтән әхлакый тәрбия бирәләр, дип сокланып калабыз.

– Сәфәр вакытында авырдым, дип әйтүчеләр дә була.

– Күп кеше авырый, моны рухи яктан пакьләнү дип аңлатабыз.  Курыкмаска, тәвәккәл булырга кирәк. Анда олы кешеләр дә яшьләр кебек йөгереп йөри. Кайчак яшьләрне дә уздыралар. Аллаһы Тәгалә көч бирә. Ә сынаулар җитәрлек. Бик кыйбат хакка баручылар да  сынаулар, киртәләр белән очрашмый калмый: транспорт озак көтелә, җәяү йөрелә, башка уңайсызлык­лар... Шунда кайберәүләр ризасызлык белдерә, зарланалар ләкин ахырдан килеп гафу үтенәләр. Дөрес эшләмәгән­мен, ашыкканмын, диләр. Хаҗ нәфесне тыярга, ачу хисен басарга, сабырлыкны арттырырга да ярдәм итә.

– Ерак юлга җыенганда, үзең белән нәрсәләр алырга?

– Бик күп чакрымнар йөрелә, шуңа күрә җиңел аяк киеме кияргә кирәк.  Алмашка тагын берне алу да артык булмас. Һава бик эссе, температура 45-50 градуска җитә. Хаҗилар, сусауны басу өчен, салкын зәмзәм суы күп эчәләр. Шуннан авырулар башлана – тамак авырта, температура күтәрелә. Җылымса су эчсәң, алай булмас иде. Хаҗга Диния нәзарәте аша баручылар дарулар белән тәэмин ителгән, һәр төркемгә бер табиб билгеләнгән. Ә хроник чире булганнарга даруларны үзләре белән алырга кирәк. Беренче көннәрдә безнең акчага ризык алып булмый, акчаны алмаштырганчы вакыт уза. Шуңа күрә бер-ике көнгә җитәрлек ризык алырга киңәш итәбез. Кемдер биштәренә – казылык, кемдер консерв сала. Тәнне кояштан саклау өчен кремнарның, төргәкләргә язу өчен фломастерның, ирләргә чәч алу машинасының кирәге чыгачак. Гарәп саннарын өйрәнү дә әйбәт, ул белем әйберләр сатып алганда ярап куяр. Әлбәттә, догаларны, хаҗ кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр