ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Төркия кунакханәсендәге янгында Россия туристлары зыян күргән

29 июль 2017, 12:05

Төркия кунакханәсендәге янгында Россия туристлары зыян күргән Кемер курорт-шәһәренең читендә урнашкан Eldar Resort Hotel отелен ут камап алган.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Төркиянең Кемер курорт-шәһәренең читендә урнашкан Eldar Resort Hotel отелендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл биш йолдызлы кунакханәдә чыккан, сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә бар, дип яза “Известия” басмасы "ХаберТюрк" телеканалына сылтама биреп.

Eldar Resort Hotel отелен ут камап алган. Әлеге кунакханә Кемер курорт-шәһәренең читендә урнашкан. Янгын якынча иртәнге сәгать 8дә кунакханәнең аш бүлмәсендә чыга. Хәзерге вакытта аз дигәндә 400 кунак эвакуацияләнгән. Хәбәр ителгәнчә, кешеләрне балкон аша чыгарганнар.

Хәзерге вакытта якынча 14 кеше хастаханәгә урнаштырылган. Зыян күрүчеләр арасында дүрт Россия кешесе дә бар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр