ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рафис Борханов гражданлык белеме бирүне үстерү буенча "Юл картасы" әзерләргә кушты
Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
"Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе Спас районында дәвам итте
Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла

Җәмгыять

Әгерҗе егетләре һәм кызлары беренче разрядлы чаңгычылар булуын раслады

28 июль 2017, 05:00

Әгерҗе егетләре һәм кызлары беренче разрядлы чаңгычылар булуын раслады Спорт мәктәбе тренерлары Эдуард Михайлов һәм Евгений Яркеев кулы астында шөгыльләнүче бер төркем чаңгычыларга беренче спорт разряды бирелде.

(Әгерҗе, 28 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы карары белән 2016-2017 елгы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Эдуард Михайлов һәм Евгений Яркеев кулы астында шөгыльләнүче бер төркем чаңгычыларга беренче спорт разряды бирелде, дип хәбәр итә Татарстанның Әгерҗе районы газетасы. 

Менә алар оста чаңгычы егет-кызларыбыз: Күләгәштән Линда Бочкарева, Альбина Иванова, Александр Изергин. Күләгәштән – Кристина Николаева, Максим Бочкарев, Бимадан – Полина Самуткина, Богдан Павлов, Роман Альматов беренче разрядны янә бер кат расладылар. Фигуралы шуу белән шөгыльләнүче Илья Ильинны да (тренеры – Александр Карнизов) беренче разряд алуы белән котлыйбыз, дип яза район басмасы.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10