ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Федераль Куркынычсызлык хезмәте Петербургта терактны булдырмый калды
#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды
2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә
Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты
Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды

Җәмгыять

Республикада 112 номерына шалтыратучының кайдалыгын билгеләүче система эшли башлады

26 июль 2017, 15:54

Республикада 112 номерына шалтыратучының кайдалыгын билгеләүче система эшли башлады Татарстанда координата буенча абонентның кайдалыгы турындагы мәгълүматны ике элемтә операторы гамәлгә ашыра.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Татарстанда 112 ашыгыч оператив хезмәтләрне ярдәмгә чакыру номерына шалтыратучының кайдалыгын билгеләүче система эшли башлады. Әлегә ул тест режимында эшли. Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Шул рәвешле, диспетчер, шалтырату кабул итеп алганда ук, кешенең геолокациясен билгели алачак. Элегрәк бәлагә юлыккан кешенең кайдалыгын, шалтыратучы сүзләреннән генә билгеләп була иде. Әлеге система коткаручыларга тизрәк ярдәмгә килергә мөмкинлек бирәчәк.

Республикада координата буенча абонентның кайдалыгы турындагы мәгълүматны ике элемтә операторы гамәлгә ашыра – "ЭР-Телеком Холдинг"акционерлык оешмасы ("Дом.ру") һәм "МТС" элемтә операторы.

"Татарстан Республикасы территориясендәге гамәлдәге башка элемтә операторлары хәзерге вакытта системага мәгълүмат тапшыруның техник мөмкинлеген сыный ", – дип искәртеп уздылар министрлык матбугат хезмәтендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр