ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Татар дөньясы

Айрат Төхватуллин: Революциядән соң 12 мең мәчетнең – 10 меңе ябылган һәм таланган

20 июль 2017, 15:21

Айрат Төхватуллин: Революциядән соң 12 мең мәчетнең – 10 меңе ябылган һәм таланган Шулай да татарларның ХХ гасырда булган милли күтәрелешенә Октябрь инкыйлабының тәэсире бик зур, ди галим.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Революциянең татар халкы өчен иң зур казанашы – автономия рәвешендә булса да, үз милли дәүләтчелеген торгызу булды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына тарих фәннәре кандидаты Айрат Төхватуллин хәбәр итте. 
 
“ТАССР 1920 нче елны, ә 1921 нче елны Кырым ярымутравында Кырым АССРы барлыкка килә, ике республикадада да рәсми рәвештә 2 теллелек урнаштырыла. Милләт үсешенә дә тәэсире зур – фән, милли мәдәният, белемсезлекне бетерү, сәламәтлек саклау системасы, социаль яклау интститутлары реаль рәвештә халыкка карата эшли башлый. 1920 нче елның азагыннан Бөек Ватан сугышына кадәр чорда, ТАССР аграр регионнан индусриаль-аграрга әверелә, татар милләте тиз арада модернизацияләү процессын үтә. Татарлар арасыннан чыккан галимнәрнең һәм хәрбиләрнең саны үсә, милли интеллигенция барлыкка килә. Иң зур югалтуларны алсак, әлбәттә, ул большевистик идеология тәэсире аркасында дингә карата сәясәт Риза Фэхреддин 1932 елда М.И. Калининга язган хатында 12 мең мәчетнең – 10 меңе ябылды һәм таланды дип яза. Дин әһелләренә каршы пропаганда 1930-нчы еллар башында сәяси репрессияга әверелә”, - ди галим. 
 
Исегезгә төшереп узабыз, быел Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тула. Галим Айрат Төхватуллин белән тулы әңгәмәне intertat.ru газетасыннан укыгыз.
 
“Октябрь революциясе булмаса милли тарих ничек үтәр иде дигән альтернатив тарихи процессларын күз аллаганда башка мөселман дәүләтләренә карата Европа һәм АКШ тарафыннан үткәрелгән сәясәтне онытырга кирәкми, -ди Айрат Төхватуллин.- 1914 елга дөньяда бары тик 3 мөстәкыйль мөселман дәүләтләре саклана (Иран, Афганистан һәм Осман империясе), алар тышкы,  яисә эчке сәясәттә империалистик дәүләтләр тәэсирендә булла. 1918 елны Беренче Дөнья сугышы беткәч – бу дәүләтләр Англия һәм Франция тарафыннан тышкы идарәгә күчерелә. Бары тик 1919-1920-нче елларны Совет Россиясенә таянып бу дәүләтләр милли бәйсезлекне саклый ала.Соңрак бүтән мөселман дәүләтләренең барлыкка килүе, яисә бәйсезлекне кайтару процесслары башлануына сәбәп булып тора”.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр