ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты
Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты
Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды
Казанда Вознесенский тракты төзелеше өчен Сосновкадагы йортлар сүтелмәячәк
Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Авыл, Татар дөньясы

Кадрия Идрисова: "Сабалыларның ихлас халык булуын аңлап китәбез"

19 июль 2017, 18:12

Кадрия Идрисова: "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Сабага өч көнлек эш сәфәре тәмамланды.

(Саба, 19 июль, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Сабага өч көнлек эш сәфәре тәмамланды: бүген аңа Лесхоз бистәсендә пленар утырыш белән йомгак ясалды. Искәртеп үтик, 17-19 июль көннәрендә Саба муниципаль районында “Ак калфак” оешмасының "Төп нигез", "Васыятьнамә" темасы буенча күчмә утырыш үтте.

Кичә 150 ләп делегат Сабадагы Сәләтле балалар мәктәбе белән танышты, авыл җирлекләренә барды. Явлаштау, Югары Симет, Шекше, Кече Шыңар, Кызыл Мишә авылларында төп нигездә уллары-киленнәре белән яшәүче үрнәк гаиләләрдә кунакта булып кайтты. "Ак калфак"лылар татарларның самавыр агарту, сөннәт бәйрәме, су юлы күрсәтү, нигез боткасы, читән алу, бирнә әзерләү йолаларын, төрле гореф-гадәтләрне карады.

Кызыл Мишәдәге Гаттаровлар гаиләсе делегатлар күңеленә аеруча хуш килде. Капка төбендә 82 яшьлек Зәләфрүз апаны 5 баласы, кияү-киленнәре, 15 оныгы, 11 оныкчыгы әйләнәсендә күреп югалып та калган кебек булды алар. Җыр-моңга сәләтле Гаттаровлар һәркайсы үзе белән таныштырып, җырлы-биюле чыгышларыннан кечкенә генә концерт та әзерләгән. Төп нигездә Тәлгать абый, Зәләфрүз апа, кечкенә уллары Айдар, киленнәре Резидә, өч кыз оныклары гомер кичерә. Олы балалары Чаллыда яши, калган дүртесе дә авылда төпләнеп калган. Төп йорттан кеше өзелми. Бу чарага Кемерово, Улан-Удэ, Иркутск шәһәрләреннән икетуганнары да кайткан иде. Алар - үз төбәкләрендә "Ак калфак" җирле оешмалары җитәкчеләре. Гөлнур, Рәйханә һәм Фәймә апалар Гаттаровларның шушы нигезкә кәләш булып төшкән киленнәрдән һәрвакыт уңганын махсус иҗат ителгән шигырьләре аша ачып бирергә тырышты. Әллә ничә мең километр ераклыктан алар үзләренең бәйләнгән кул эшләнмәләре, милли киемле курчаклар, милли киемнәрен дә алып кайтырга авырсынмаган. Болар барысы да Гаттаровларның күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде. Фотосурәтләрдән дә бу гаиләнең ишле һәм бердәм булуы күренеп тора. Алар бергә бәрәңге утырта һәм казый, күмәкләшеп каз өмәләре үткәрә, мал чала, печән җыя.

"Без - Саба кызлары. Әти-әниебез Саба мәктәбендә укытты. 1959 елда әтиебезне институт ачылгач, Себергә 3 елга эшләргә җибәрделәр. Шунда торып калдык. Хәзер мин Иркутскида торам, анда педагогика университетында доцент, физика, математика фәннәре кандидаты, югары һөнәри белемнең мактаулы хезмәткәре", - дип белдерде Иркутск өлкәсе татар-башкорт мәдәният үзәгенең "Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Гөлнур апа журналистларга. Ул Татарстанның чәчәк атуы читтәге татарларга да нык тәэсир итүен билгеләп үтә. "Татарстанның үсеш алуыннан безне шундый горурлык хисе биләп ала! Татарстан күтәрелгәч, безгә дә караш икенче", - ди Гөлнур апа.

"Безнең әни Гәүһәр Нотфуллина Кызыл Мишә авылыннан, Гаттаровлар нәселеннән. Әниебез бик актив иде. 90 нчы елларда Кемеровода гарәп теленә өйрәтүче мөгаллимә булды. Гомер буе математик-программист булып эшләдем. Хәзер пенсиягә чыктым да, бөтенләй вакыт юк икән, яңа тормыш башланды. Теләге булганнарга татар телен өйрәтәм, татар тарихы, татар язучылары һәм шагыйрьләре белән таныштырам, бергәләп татарча әкиятләр, шигырьләр укыйбыз", - ди Кемероводан кайткан Рәйханә Григорьева.

"Сабадагы бакча башларын бик сагынабыз, кайтуга чишмәләрдән су эчәбез", -ди Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәреннән кайткан Фәймә апа. "Шәмәрдәннән 1959 елда киткән вакытлар истә. Мазутка буялган ташларның исен хәтерлим. "Нигә хәзер дә шул ис килми икән" дип бүген дә Шәмәрдәнгә баргач, шул исне эзләп йөрдем. Шәмәрдәнне танып та булмый хәзер, бик үзгәргән", - ди Рәйханә апа. "Үзебезгә кайтуга, "Ак калфак" әгъзалары белән очрашып, монда күргәннәрне сөйләп бирәчәкбез. безне анда көтәләр", - дип тәмамлады Фәймә апа. 

Кызыл Мишәдән соң, шул ук көнне кичен делегатлар Миңгәрдә Г.Камал театрының данлыклы артисты Шәүкәт Биктимеровның туган йорты һәм музее белән танышты.

Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Саба халкының кунакчыл, ачык йөзле булуына, кадер-хөрмәт күрсәтә белүенә һәм ихласлыгына басым ясап билгеләп үтте. Шулай ук, өч көн дәвамында яңа мәгълүмат үзләштерер, тәҗрибә туплау өчен вакыт җитәрлек булуын әйтте.

"Без өч көн сабалылар колачында. Аларның ихлас халык булуын аңлап китәбез. Татар халкы менә шундый булырга тиеш. Кулы эш белгән балаларны һөнәргә өйрәтү дә Сабада киң таралган. Һөнәргә өйрәтү буенча Саба җирлеге бик көчле. Мин гаҗәпкә калып йөрдем - һөнәрле милләт балалары яши биредә", - дип белдерде ул. 

Кадрия Идрисова "Ак калфак" оешмасының вазифасын искәртеп, гореф-гадәтләрне барлауга өстенлек бирелүен ассызыклады. "Без гореф-гадәтләргә карап эш итәргә уйладык. Төрле районнарның үзенчәлекләре бар: башка җирләрдән килүчеләр: "Бездә бу пешерелми, бу әйбер юк" диләр.... Татар халкының үзенчәлекле яклары бар. Әгәр без гореф-гадәтләрне тапшырмыйбыз икән, татар халкын өзүче буын булып калачакбыз. Без татарның калебенә, канына гореф-гадәтләрне салмыйбыз икән, татарның кем икәнен дә белмәгән хәлгә җитәчәкбез", - дип белдерде Кадрия ханым.

Калфакның әһәмиятен билгеләп үтеп, ул: "Калфак киеп, татар хатын-кызының тәмамланган образын күрәбез. Өстәвенә, ул күз тиюдән дә саклый. Кечкенә баланың күз тимәсен өчен тегелгән ялтыравыклы әйберсенә күз төшкән кебек, беренче булып, хатын-кызның калфагына күз төшә", - диде.

Төп темага күчеп, Кадрия Идрисова төп нигез, васыятьнамә төшенчәләренең әһәмиятенә басым ясады. "Төп нигезне саклап калу мөһим, төп йорты булмаган кеше билгесез кеше дип тә әйтергә мөмкин. Соңгы васыятьсез кеше икенче йортка күчәргә тиеш түгел", - дип белдерде Кадрия Идрисова һәм, ни кызганыч, бүген васыять калдыру, аны тыңлап кабул итү кичектереп киленгәнен әйтте. "Нинди үлем әле, дип пәрдә кую бар бездә", - ди ул. Килен белән кайнананың да тату яшәү әһәмиятен билгеләп узды. 

Районның Башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов "Ак калфак"лыларга Сабага сәфәрләренең нәтиҗәсе булуын, биредә күргәннәрне күңел дәфтәрләренә теркәп куярга киңәш итте. "Ялдан кайткан кебек кенә түгел, ә "бездә шул әйбер  юк икән, бусы юк икән әле" дип, теркәп барып, үзегездә дә шуларны булдырсагыз иде. Халыкны кузгатсак, телне, гореф-гадәтләрне саклап калырга мөмкинлек булачак", - диде ул.

"Чын мәгънәсендә кызыксыну бар сездә. Татар хатын-кызы шундый булырга тиештер дип уйладым. 3 көн кызыксынып йөрдегез", - дип бәяләде делегатларны өч көн рәттән озата йөргән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев. 

Чарада "Ак калфак" оешмасы активистлары һәм төп нигез темасын чыгышлары белән ачып биргән Саба гаиләләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Кабул итүче як - Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановка, район җитәкчелегенә, оештыручыларга "Ак калфак"лылар тирән рәхмәтләрен җиткерде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10