ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
"Татар-информ" сайтында соңгы 24 сәгатьтә 200 меңнән артык укучы булган
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Машина урлаган ике казанлыны Буа районында тоткарлаганнар

19 июль 2017, 11:30

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ кизү часте барлык ДПС экипажларына урланган машина билгеләрен тараткан.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). Автоинспекторлар Буа районында автомобиль урлаган ике эшсез казанлыны тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идаоәсе матбугат хезмәте.

Кичә 4.00 сәгатьтә ике яшь ир-ат Казанның Сафиуллин урамындагы ресторанына такси чакырткан. Аларга “Джили Эмгранд” автомобилендә 41 яшьлек ир-ат килгән. Яшьләр башта Завойский урамына барабыз дип, аннан тагын тагын берничә җирне атаган. 5.50 сәгатьтә Казан – Ульян юлының 8нче чакрымында булганнар. Шунда алар куркытып, хуҗасыннан автомобилен алып, Буа юнәлешендә китеп барганнар.

Такси йөртүчесе полициягә шалтыратып, машинаны алып китүләрен хәбәр иткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ кизү часте барлык ДПС экипажларына әлеге машина билгеләрен тараткан.

6.30 сәгатьтә инспекторлар автомобильне Казан – Ульян юлының 103нче чакрымындагы кафе янәшәсендә күргәннәр. Автомобильдә пассажир булган, икенчесен кафедан чыкканда тоткарлаганнар.

Алар Казанның беркайда да эшләмәүче 29 һәм 30 яшьлек ир-атлары булып чыккан. Аларны полициягә алып килгәннәр һәм җинаять эше кузгатканнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр