ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Җәмгыять

2020 елның октябрендә Бөтенроссия кеше санын алу үткәреләчәк

19 июль 2017, 10:32

2020 елның октябрендә Бөтенроссия кеше санын алу үткәреләчәк 2018 елда исә халык исәбен алуның беренчел тикшеренүе үткәрелә.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте Икътисади үсеш министрлыгы тәкъдиме белән ризалашып, 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрергә, ә 2018 елда исә кеше санын алуның беренчел тикшеренүен уздыру белән килешкән. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә 11 июньдә узган киңәшмәнең әлеге карары Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

Хөкүмәт Икътисади үсеш министрлыгына 21 августка кадәр, 2018 елда кеше санын алуның беренчел тикшеренүен үткәрүне күздә тотып, 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүне хөкүмәт карары проектына әзерләп кертүне йөкләгән.

Дәүләт федераль статистика хезмәте башлыгы Александр Суринов июнь ахырында Бөтенроссия халык исәбен алу 50 млрд сумга төшәчәк дип белдергән.

Суринов шулай ук Дәүләт федераль статистика хезмәтенең 2010 елда кулланылган халык исәбен алу кәгазенә җитди үзгәрешләр кертергә җыемавын билгеләп үткән. Шулай да, аның сүзләренчә, миграцияне билгеләүне бәяләүче сораулар эшләнеп бетерелергә мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр