ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Мәдәният

22 июль көнне VIII Бөтенросия авыл Сабан туе узачак

19 июль 2017, 08:35

22 июль көнне VIII Бөтенросия авыл Сабан туе узачак Быел ул Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында үткәрелә.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). 22 июль көнне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Бәйрәм иртәнге 10да башланачак. Бу вакытта Татарстан һәм Пенза өлкәсе милли утарлары белән танышып булачак. Алар кичке 5кә кадәр эшли. Балалар Сабан туе аерым мәйданчыкта оештырылачак. Шулай ук көн дәвамында күргәзмәләр карарга, кул эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин.

11.00 сәгатькә Сабан туеның рәсми ачылышы була.

12 сәгатьтә көрәш, ат чабышы, гер күтәрү, армспорт буенча ярышлар башланачак.

12.00дән башлап бәйрәм ахырына кадәр Сабан туенда Татарстан һәм Пенза артистлары чыгыш ясый.

12.00 сәгатьтә шулай ук капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән йөгерү башланачак.

13.00 сәгатьтә - колгага менү.

13.40 сәгатьтә йомырка белән йөгерү, катыктан акча эзләү, аркан тарту кебек уеннарда катнашырга булачак.

16.40 сәгатьтә Бөтенроссия авыл Сабан туе символын бәйрәмне 2018 елда үткәрүчегә тапшырачаклар.

17.00 сәгатьтә ат ярышында җиңүче һәм көрәш батырлары бүләкләнәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр