ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Федераль Куркынычсызлык хезмәте Петербургта терактны булдырмый калды
#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды
2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә
Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты
Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды

Җәмгыять

Юл хуҗалыгы министры Актанышка эшлекле сәфәр кылды

19 июль 2017, 05:00

Юл хуҗалыгы министры Актанышка эшлекле сәфәр кылды
Аларның килүенең төп максаты – районда төзелә торган юллар һәм күперләр торышы белән танышу.

(Актаныш, 19 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Актанышка эш визиты белән ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, «Главтатдортранс» учреждениесе директоры Эдуард Данилов булып китте, дип хәбәр итә район газетасы.

Аларның килүенең төп максаты – районда төзелә торган юллар һәм күперләр торышы белән танышу. Мәртәбәле кунакларны район башлыгы Фаил Камаев озатып йөрде.
ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Иске Әлем, Усы, Бикчәнтәй юларын карады. Шулай ук Шәрип-Мерәс юлындагы эш барышы белән танышты.

Фикер алышу вакытында район эчендәге күперләр торышы да игътибардан читтә калмады.

Министр районыбыз юлларының төзеклегенә уңай бәя бирде. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшчәнлек тулы куәттә дәвам итәчәк дип белдерде ул.

Димәк, киләчәктә юлсыз авылларыбыз да һичшиксез юллы булачак. Бу бары тик вакыт эше!

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр